Уфа мэры Ратмир Мәүлиев рәсми рәвештә вазифасыннан азат ителде
Вазифа вәкаләтләреннән арттыруда һәм ришвәт алуда гаепләнүче Ратмир Мәүлиевны рәсми рәвештә Уфа мэры вазифасыннан азат иттеләр. Моңа кадәр Башкортстан башлыгы "мәхкәмәгә кадәр" аның шәһәр башлыгы булып калачагын белдергән иде.
Уфа шәһәр шурасы мэр Ратмир Мәүлиев белән килешүне өзде. Бу хакта бүген шәһәр шурасының чираттан тыш утырышында аның рәисе Марат Васимов белдерде, дип яза "Башинформ".
Васимов сүзләренчә, шәһәр шурасына Мәүлиевның дәүләт серенә керү рөхсәтен туктату турында рәсми белдерү килгән.
"Хакимият башлыгы белән төзелгән контрактның 8нче бүлегенең 3нче пунктына ярашлы, килешү аның дәүләт серенә керү рөхсәте туктатылган очракта өзелергә тиеш", — диде Васимов.
"Башинформ" язуынча, депутатлар Мәүлиев белән 2022 елның мартында төзелгән килешүне өзү турындагы карарны бертавыштан кабул иткән.
Узган атнада ук Ратмир Мәүлиевның исеме мэрия сайтындагы «Җитәкчелек» бүлегеннән алынуы билгеле булган иде. Аның урынына анда хәзер шәһәр башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Шәриповның исеме күрсәтелгән.
🔻Мәүлиевны 28 апрельдә тоткарладылар. Аны вазифа вәкаләтләреннән арттыруда һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда шикләнәләр. Ул үз гаебен танымый.
🔻Тоткарланганнан соң берничә көн Мәүлиев тикшерү изоляторында (СИЗО) булды, соңрак аны өй сагына күчерделәр, ә июль башында Башкортстан Югары мәхкәмәсе аңа карата билгеле бер гамәлләрне кылуны тыю рәвешендә чикләү чарасы билгеләде.
Post #31329
289
- ❤ 1