TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.5K subscribers
Post #31513 570
Казанда нәшер ителгән "Татар хатын-кызлары" комиксы ЮНЕСКОның асаба халыкларның телләрендәге күренекле китаплар исемлегенә эләккән

"Татар хатын-кызлары" комиксы ЮНЕСКОның балалар, яшүсмерләр өчен асаба халыкларының телләрендә чыккан күренекле китаплар коллекциясе исемлегенә кергән. Бу хакта комиксның авторлары "Татарча комикс"ның рәсми каналында хәбәр итте, шулай ук бу хәбәр ЮНЕСКО һәм Яшьләр өчен китаплар буенча халыкара шурасы сәхифәсендә дә раслана.

"Елыйм! Безнең өчен бу — зур шатлык һәм чын күңелдән эшләнгән эш" дип язган китап авторлары.

ЮНЕСКОның рәсми каталогында китап Tatar hatyn-kyzlary / Tatar Women исеме белән күрсәтелгән.

"Татар хатын-кызлары" комиксы татарның дүрт күренекле хатын-кызы — беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, композитор Сара Садыйкова, математик Сара Шакулова һәм очучы, Советлар берлеге каһарманы Мәгүбә Сыртланова турында сөйли.

Текст авторы — Радиф Кашапов, рәсемнәрне Наталья Якунина, Юлия Галиәкбарова, Руслан Ибраһимов, Арина Филиппова иҗат иткән.

IBBY–UNESCO Collection of Remarkable Books for Young Readers in Indigenous and Endangered Languages проекты— асаба халыкларның телләрендә һәм юкка чыгу куркынычы янаган телләрдә балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятына багышланган яңа халыкара коллекция. Бу проект 2022–2032 елларга билгеләнгән Халыкара җирле халыклар телләре унъеллыгы кысаларында тормышка ашырыла.

Даими коллекция ЮНЕСКОның Париждагы китапханәсендә сакланачак.

ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы дип аталган проектында татар теленә ЮНЕСКО белгечләре "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
Азатлык Радиосы Казанда нәшер ителгән "Татар хатын-кызлары" комиксы ЮНЕСКОның асаба халыкларның телләрендәге күренекле китаплар исемлегенә эләккән Татар телендә дүрт мәшһүр татар хатын-кызы турында сөйләүче комикс — ЮНЕСКОның коллекциясенә эләккән беренче татар китабы. «Татарча комикс» проектын журналист, музыкант Рәдиф Кашапов белән Регина Гаязова булдырды. Бу — аларның уртак гаилә проекты.
  • ❤ 13
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 5, 2026Уфада җырчы Земфира үскән йорттагы аңа багышланган муралны прокуратура таләбе белән буяган…
  2. Oct 5, 2026Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар? Татарстанның сәяси…
  3. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә быелгы Нобель бүләге «яктылык ярдәмендә идарә ителә торг…
  4. Oct 5, 2026Бүген Сөембикә манарасыннан ярымайны алачаклар. Ул реставрацияләнәчәк Казанда 5 октябрьдә…
  5. Oct 4, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  6. Oct 4, 2026Казанда "Кызыклы шәкерт" спектакле премьерасы узды: туган телен белмәгән татарлар турында…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →