TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.5K subscribers
Post #31540 258
Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров вазифасыннан китә

Башкортстан хөкүмәте башлыгы Андрей Назаров премьер-министр вазифасында алты елга якын эшләгәннән соң үз урыныннан китә. Республика башлыгы Радий Хәбиров бу мәгълүматны раслады. Ул Назаровның Башкортстан Дәүләт җыелышына — Корылтайга эшкә күчәргә һәм 1990нчы елларда сеңлесенең ире белән бергә нигез салган бизнесына игътибарны юнәлтергә җыенуын хәбәр итте.

«Син депутат булып сайлан, анда карарбыз. Бәлки, бизнес. Ул сайлана әле. Калганын — яшәрбез, күрербез», — дигән Хәбиров журналистлар белән очрашуда.

Республика башлыгы сүзләренчә, Назаров узган ел да ук арыганын һәм бераз ял итәргә теләвен аңлаткан булган.

«БИЗНЕС Online» чыганагы белдерүенчә, премьер-министр булып хөкүмәт идарәсенең хәзерге җитәкчесе, 2020 елда Күштау шиханын яклаучыларны куып тараткан Азамат Абдрахманов билгеләнергә мөмкин. Ләкин бу хәбәрне башка чыганактан раслау юк.

Андрей Назаров 1970 елда Баймакта туган. 2007 елда Русия думасына сайлана. 2014 елдан "Эшлекле Русия" рәистәше. Соңрак Crowne Plaza Ufa кунакханәсенә һәм "Мир" сәүдә һәм күңел ачу үзәгенә ия булган "Гранель" төркеменең мөдирләр шурасы рәисе була. Назаров гаиләсе Уфада РБК франшизасын контрольдә тота (телевидение һәм портал).
  • 👍 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 6, 2026Мәскәү өлкәсендә дрон һөҗүменнән ике кеше һәлак булган, тугыз кеше яраланган Бу хакта Мәск…
  2. Oct 5, 2026Уфада җырчы Земфира үскән йорттагы аңа багышланган муралны прокуратура таләбе белән буяган…
  3. Oct 5, 2026Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар? Татарстанның сәяси…
  4. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә быелгы Нобель бүләге «яктылык ярдәмендә идарә ителә торг…
  5. Oct 5, 2026Бүген Сөембикә манарасыннан ярымайны алачаклар. Ул реставрацияләнәчәк Казанда 5 октябрьдә…
  6. Oct 4, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →