TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.5K subscribers
Post #31516 307
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләр кыскача:

🔷 Новороссийскида һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә сигез яшьлек бала һәлак булган, сигез кеше зыян күргән, дип хәбәр итте Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев. Губернатор сүзләренчә, 21 торак йортка һәм дүрт ширкәткә зыян килгән. Кондратьев шулай ук Темрюк районының Волна бистәсендә бер кешенең һәлак булуын хәбәр итте. Украина телеграм-каналлары Новороссийски портында янгын чыккан дип яза.

🔷 Буа районында узган төндә Яңа Чәчкаб авылындагы ике катлы йортта янгын чыккан. Ике кеше — йорт хуҗасы һәм аның хатыны һәлак булган. Тагын өч кеше, шул исәптән бер яшүсмер, хастаханәгә җибәрелгән. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.

🔷 «Яндекс Пэй» кушымтасы App Store кибетеннән алынган. Бу хакта түләү сервисы үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

🔷 Украина саклану министрлыгының Баш күзләү идарәсендә Русия хакимиятенең быел көз Дәүләт думасына сайлаулардан соң яңа мобилизация дулкыны башларга әзерләнүе турында мәгълүмат бар. Бу хакта 11 август кичендәге мөрәҗәгатендә Украина президенты Владимир Зеленский белдерде.

🔷 «Вёрстка» басмасы 2024 елдан бирле Русия саклану министрлыгының колонияләрдә җәза үтәүче хатын-кызларны сугышка җәлеп итүе турында язды.
Хатын-кызларга килешү төзергә тәкъдим иткәннәр һәм аларны тактик медицина бүлекләренә җибәргәннәр. Басма белән сөйләшкән хатын-кызларның берсе фронттагы хәлләрен: «Без барыбыз да хокуксыз коллар», — дип тасвирлаган.
  • 🕊 3
  • 👍 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 5, 2026Уфада җырчы Земфира үскән йорттагы аңа багышланган муралны прокуратура таләбе белән буяган…
  2. Oct 5, 2026Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар? Татарстанның сәяси…
  3. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә быелгы Нобель бүләге «яктылык ярдәмендә идарә ителә торг…
  4. Oct 5, 2026Бүген Сөембикә манарасыннан ярымайны алачаклар. Ул реставрацияләнәчәк Казанда 5 октябрьдә…
  5. Oct 4, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  6. Oct 4, 2026Казанда "Кызыклы шәкерт" спектакле премьерасы узды: туган телен белмәгән татарлар турында…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →