TGViewer
Channel Public Channel
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Subscribers
2.51K
Photos
11.6K
Videos
1.1K
Links
17.1K

Showing posts older than #31251 · Back to latest

Older Posts 17 shown
Post #31250 308
"Кара халык" дигәннән, "Азатлык сүзлеге"ндә бүген нәкъ менә шушы сүзтезмәне кабатлап тәкъдим итәргә булдык.

#Азатлыксүзлеге

@azatliqradiosi
  • 👍 10
Post #31249 332
Башкортстанда башкорт активистларына каршы лингвистик экспертизалар әзерләгән филология фәннәре кандидаты Айнур Хуҗахмәтов кыйналган. "Беҙ ҡара халыҡ» оешмасы үзенең Телеграм каналында бу хакта видео чыгарды.

"Башкортларга каршы репрессияләрдә катнашкан һәркемне беләбез. Без бер нәрсәне дә онытмадык, бернәрсәне дә гафу итмәдек. Айнур Хуҗахмәтов Башкортстандагы репрессияләр өчен җаваплы кешеләрнең берсе. Ул халкыбызга күп газап һәм золым китерде. Шушы "эксперт" уйлап чыгарган әшәке һәм ялган гаепләүләр аркасында дистәләгән кеше төрмәдә утыра", диелә анда.

Хуҗахмәтов үзе дә һәм куәт оешмалары да моңа карата әлегә бернинди аңлатма бирмәде.

Айнур Хуҗәмәтов - филология фәннәре кандидаты, Уфа фән һәм технология университеты укытучысы. Башкорт активисты Фаил Алсыновка каршы җинаять эшендә төп экспертизаны ул ясады. Шуңа нигезләнеп гаепләү ягы "Кара халык" сүзен Кавказ һәм Үзәк Азия халыкларын кимсеткән дигән нәтиҗәгә килде. Алсынов бүген төрмәдә утыра.

Татар энциклопедия институты белешмәсендә кара халык — XIII-XVI йөзләрдә Алтын Урда, Әстерхан, Казан, Себер һ.б. татар дәүләтләрендәге феодаль бәйлелектәге халыкның шартлы атамасы диелә .

Хуҗахмәтов элегрәк "Башкорт" оешмасын тыю турындагы эшкә дә, башкорт активистларына каршы ачылган башка эшләрдә дә йомгаклау әзерләгән иде." Прокуратура гаепләүләре, ФСБ һәм Эчке эшләр министрлыгының нәтиҗәләре шул экспертизаларга карап чыгарылды.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
Telegram БКХ Кемдер, бәлки, башҡорттар үҙен яҡлай алмай торган халыҡ тип уйлай башлағандыр. Беҙҙең халыҡҡа ҡайғы килтереп карьера яһау, аҡса эшләү мөмкин тигәндер. Былай булмаясаҡ! Башҡорт халҡына ҡаршы ҡылынған енәйәттәрҙең яуапһыҙ ҡалмаясағын һеҙгә күрһәттек. Башҡорттарға…
  • 😁 3
  • ❤ 2
  • 👏 2
  • 🔥 1
Post #31248 301
Татарлар ни өчен чәй ярата? Әйдә!Online кызыклы тест әзерләгән.

Чәй татарларга кайчан кергән, нәрсә ул "такта чәй", ни өчен чәйне сөтләп эчләр? Сез боларны беләсезме? Үзегезне сынап карагыз.


👉 Тестны монда узыгыз. VPN кирәк булырга мөмкин.
Азатлык Радиосы Тест: татарский чай – от кочевников до самовара Чай у татар – это всегда повод посидеть, поговорить по душам и остаться на "еще на одну чашку". Әйдә! Online предлагает проверить, что вы знаете о татарской чайной культуре. Сможете пройти тест на 100%?
  • ❤ 6
  • 🥱 2
  • 🔥 1
Post #31247 288
Үзенә кирәктә Мәскәү татарны ничек куллана?

Бик гади: сугышка җибәрергә кирәк булганда Татарстан байрагын да эшкә җигә, ә гадәти тормышта киресен эшли.

Элегрәк ясалган видеоны тагын бер кат искә төшереп китик.

@azatliqradiosi
  • 🤬 6
  • 🔥 2
Post #31246 293
Иран лидеры Аятолла Хаменеи белән хушлашуга Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә делегация барган

Тәһранда Иранның элекке лидеры Аятолла Хаменеи белән хушлашу чаралары башланды. Анда Татарстан исеменнән матәм чараларында мөфти Камил Сәмигуллин һәм аның урынбасарлары Илфар Хәсәнов һәм Ришат Хәмидуллин катнаша. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Матәм чаралары берничә көнгә сузылачак. Хушлашу төрле урыннарда, шул исәптән урамнар буйлап йөрү дә булачак. Хаменеине 9 июльдә туган шәһәре Мәшһәдтә имам Реза төрбәсендә җирләячәкләр.

Камил Сәмигуллин "Бизнес онлайнга" сөйләвенчә, үтерелгән Хаменеине дүрт ай буена җирләмәү торуның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, чараның иминлеген тәэмин итәсе. Икенчедән, "ираннар Хаменеинең үлеме өчен үч алырга өлгерергә тиеш".

🔹28 февральдә Израил АКШ ярдәмендә Иранга һөҗүм итте. Һөҗүм вакытында Иран югары рухание Али Хаменеи һәлак булды. Шуннан соң Иран Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Бәхрәйндәге Америка хәрби базаларына һөҗүм ясады, күп илләрдә шартлаулар теркәлде.

🔹Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Иран белән хезмәттәшлекне, аеруча хәрби өлкәдәгене арттырды. Хәрби сәнәгате авырлыклар кичергән Русиягә Иран башта дроннарны үзе җибәрде, шуннан соң Алабугада аларны җыюны җайларга ярдәм итте.

@azatliqradiosi
  • 👎 2
  • 🤮 1
Post #31245 544
Сан-Францискодагы татар йортында оешманың активисты Илһан Садри татарлар белән бәйле тарихи фотолар урнаштырган

Анда Токио һәм Кобедагы татарлар, мәчет, Кытайда Харбиндагы мәктәп фотолары, шулай ук Сан-Францискодагы татар чараларыннан тарихи фотоларны күреп була.

"Бүген әлеге тарихи фотолар турында сөйләшергә җыелабыз", ди Илһан Садри үз Facebook битендә.

Илһан Садри Америкага күченгән татарлар тарихын җыюы белән күптән шөгыльләнә. Бу хакта Азатлык Радиосы элек сөйләгән иде.

Ул Сан Францискога килеп урнашкан татарларның тарихы, татарлар җәмгыяте ничек оешканы, ничек йорт сатып алганнарын, татар теленә, дингә өйрәтүе турында шактый мәгълүмат туплаган.

Шулай ук Илхан Садри каналында аның үзе башкаруында җырлар, Америка татарлары тормышыннан иске архив видеолар, иске пластинкалар, Совет заманында чит илгә барып җиткән аудиоязмалар бар.

▪️Калифорниядә яшәүче татарларның оешмасы 95 ел элек оешкан. Татарлар АКШның бу штатына башлыча 1970 елларда килә башлый. Биредәге мәхәллә Япония, Кытай, Кореядән килгән татарлардан оеша. Алар күпләп Сан Францисконың (Берлингейм) Burlingame бистәсендә яши.

▪️Биредә Америка төрки-татар ассоциациясенең үз йорты бар, анда төрле татар чаралары уза. Татарлар ул йортны 1960 елда үз акчасына сатып ала һәм әлегәчә мәхәллә үз акчасына аны карап тота.

▪️2016 елда Сан-Франциско татарлары белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та очрашты.

▪️Сан Франциско татарлары ел саен Сабан туен оештыра. Татарлар җирләнгән мөселман зиратындагы каберләрне карап тора.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Илһан татарларны таныта Сан-Францискода яшәүче Илһан Садри милләте турында туплаган мәгълүматны интернеттагы сәхифәсе --> http://www.theperemechlounge.blogspot.com/ аша бөтен дөньяга җиткерергә тели.
  • ❤ 5
  • 🔥 2
  • 🥱 1
Post #31244 274
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Көн язмасы: "Бу җирлек — безнең җирлек": ни өчен Төркия үз дәреслекләрендә Үзәк Азияне Төркестан дип үзгәртте? Төркия хакимиятләре илдә төрки тарих һәм мәдәниятнең әһәмиятенә басым ясаучы яңа белем бирү модуле кертте. Шул кысаларда Төркиянең мәгариф министрлыгы…
2023 елда "Öztürk tili" дип аталган китап дөнья күргән иде.

Ул барлык төрки телләр өчен уртак булган ясалма тел тәкъдим итә.

Авторлар арасында татар кешеләре дә бар. Азатлык Радиосы аларның берсе, профессиональ тәрҗемәче Шамил Бикташ белән сөйләшкән иде. Аның фикеренчә, уртак төрки тел кечерәк төрки телләрне саклап калырга ярдәм итәчәк.

"Татар, төрек, үзбәк телләренең фонологиясе төрле. Мәсәлән, "нечкә" сүзе бар. Төрек телендә "инҗә". Бу сүзләр охшаш түгел, ләкин тиңдәшләр, когнатлар. Сүз уңаеннан, бу иң күп төрки телләрдә очраган сүзләрнең берсе. "Нечкә" һәм "инҗә" сүзләренең график кыяфәте "инчкә" булып чыкты. Татарчадан да, төрекчәдән дә аерыла, диде ул.


Тулырак 👉монда укыгыз.

Сез уртак төрки тел турында нәрсә уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы "Уртак төрки тел кечерәк төрки телләрне саклап калырга ярдәм итәчәк" 2023 елда "Öztürk tili" дип аталган китап дөнья күрде. Ул барлык төрки телләр өчен уртак булган ясалма тел тәкъдим итә. Китапта бу телне булдыруда төп принциплар аңлатыла, ясалма телнең сүзлеге тәкъдим ителә. Уртак тел барлык төрки халыклар үсешенә уңай йогынты…
  • ❤ 8
  • 🔥 2
Post #31243 267
ТАССР Югары Шурасы президиумының элекке сәркатибе Дания Дәүләтшина вафат
 
Аңа 93 яшь иде.
 
“Татар-Информ” язуынча, Дания Дәүләтшина белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 4 июльдә, иртәнге сәгать 10да Татарстан дәүләт шурасы бинасында узачак.
 
▪️Дания Дәүләтшина 1934 елның 3 мартында Чистай шәһәрендә туган.

▪️Казан педагогия университетын тәмамлаганнан соң аңа Биләр, Чистай, Алексеевски районында Советлар берлеге коммунистлар фиркасенең район комитеты сәркатибе булып эшләргә туры килгән. Дәүләтшина ирешкән иң югары дәрәҗә – 1980 елда Татар автономияле республиканың Югары Шурасы президиумы сәркатибе булу. Совет заманы нык сынаса да, бу вакытларга зарланмыйм, дип сөйләгән иде ул 2011 елны «Азатлык Радиосына».

@azatliqradiosi
  • 🥱 2
  • 🙉 1
Post #31242 279
Көн язмасы: "Бу җирлек — безнең җирлек": ни өчен Төркия үз дәреслекләрендә Үзәк Азияне Төркестан дип үзгәртте?

Төркия хакимиятләре илдә төрки тарих һәм мәдәниятнең әһәмиятенә басым ясаучы яңа белем бирү модуле кертте. Шул кысаларда Төркиянең мәгариф министрлыгы яңа мәктәп дәреслекләре чыгарды. Аларда "Үзәк Азия" атамасы "Төркестан" сүзе белән алыштырылган. Төркия рәсмиләре моны төбәкнең тарихи атамасын торгызу дип аңлатса, белгечләр Әнкараның шулай итеп Үзәк Азиядәге йогынтысын ныгытырга һәм төбәк белән тыгыз бәйләнешләрен ассызыкларга тырышуын әйтә. 

Моннан тыш, төрек укучыларына "төрки дөнья"ның яңартылган харитасы да күрсәтелә. Харитада аерым рәвештә Русиядәге төрки җирләр дә билгеләп үтелә: Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Карачай-Чиркәс, Кабарда-Балкар, шулай ук Чуашстан. Моннан тыш, Молдовадагы Гагауз һәм Кытайдагы Синҗан-Уйгыр автоном төбәге дә шушы исемлектә бирелә.

Анда бәйсез төрки дәүләтләр аерым билгеләнгән: Төркия, Азәрбайҗан, Төркмәнстан, Кыргызстан һәм Казакъстан. Шулай ук харитага Каракалпакстаннан башка Үзбәкстанның бер өлеше һәм бары тик Әнкара гына таныган Төньяк Кыпрыс да кертелгән.

Гомумән алганда, дәреслекләрдә "төрки дөнья" барлык төрки халыкларны һәм дәүләтләрне берләштерә, ә Төркестан төркиләрнең тарихи ватаны булып тора дигән фикер үткәрелә.

Белгечләр фикерен👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы "Бу җирлек — безнең җирлек": ни өчен Төркия үз дәреслекләрендә Үзәк Азияне Төркестан дип үзгәртте? Төркия хакимиятләре илдә төрки тарих һәм мәдәниятнең әһәмиятенә басым ясаучы яңа белем бирү модуле кертте. Шул кысаларда Төркиянең мәгариф министрлыгы яңа мәктәп дәреслекләре чыгарды. Аларда "Үзәк Азия" атамасы "Төркестан" сүзе белән алыштырылган. Төркия…
  • 🔥 4
  • ❤ 1
  • 👍 1
Post #31241 262
Уфа мэры Ратмир Мәүлиевны өй сагыннан азат иткәннәр
 
Башкортстан югары мәхкәмәсе Уфа мэры Ратмир Мәүлиевның чикләү карарын үзгәрткән һәм өй сагыннан азат иткән.
 
Мәүлиевка карата чикләү чарасы буларак кайбер гамәлләр кылуны тыю калдырылган. Бу хакта мэрның адвокатына сылтама белән UTV хәбәр итә.

Мәүлиев 28 апрельдә тоткарланды. Соңрак Уфаның Совет районы мәхкәмәсе аны шәһәр башлыгын вазыйфа вәкаләтләреннән чыккан эшләр башкаруда (Русия Җинаять кодексының 286 маддәсе, 3 өлеш) һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда (290 маддә, 6 өлеш) шикләнеп, ике айга сак астына алу карарын чыгарды.

26 июньдә мәхкәмә Мәүлиевны сак астында калдыруны ике айга озайткан иде.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
  • 👍 1
Post #31240 302
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 3 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия армиясенең дрон һөҗүме нәтиҗәсендә Украинаның Сумы өлкәсендә дүрт кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган. Өлкә хәрби идарәсе башлыгы Олег Григоров белдерүенчә, дрон шәхси йортка эләккән.

🔸Белгородка һөҗүм нәтиҗәсендә бер хатын-кыз һәлак булган. Өлкәнең оператив штабы хәбәрләренә караганда, Белгородка һәм өлкәгә ракет һөҗүме ясалган. «Пепел» басмасы язуынча, ике электр подстанциясе утка тотылган. Өлкәдә су һәм электр белән тәэмин итүдә проблемнар чыккан.

🔸2026 ел ахырына кадәр нефть эшкәртү корылмаларына һәм эре нефть базаларына күкерт күләме 1 килограмм ягулыкка 150 мг кадәр булган ягулык җитештерергә рөхсәт ителде. Бу күрсәткечләр «Евро-3» экологик классына туры килә. Ә Русиядә гамәлдәге төп стандарт — «Евро-5», анда күкертнең рөхсәт ителгән күләме 15 тапкыр кимрәк. Бу карар ягулык кытлыгын бетерү өчен кабул ителгән..

🔸Русиядә "теләнмәгән оешмада", рөхсәт ителмәгән митингларда катнашучы, чик сакчыларына буйсынмаучы мигрантларны илдән җибәрә башларга мөмкиннәр. Эчке эшләр министрлыгы моның өчен административ маддәләрне киңәйтергә тәкъдим иткән.

🔸Футбол дөнья чемпионатында Испания һәм Португалия 1/8 финалга чыкты. Австрия һәм Хорватия төшеп калды.

@azatliqradiosi
  • ❤ 2
Post #31236 348
5 июльдә Төркиянең Госмания авылында Сабан туе узачак

Госманиягә 1895 елда нигез салына, Төркия хакимияте мөһаҗир татарларга авыл корырга рөхсәт итә. 1908 елда мәчет төзелә, соңрак мәктәп салына.

Госмания – Төркия хакимияте биргән атама, өлкән буын кешеләре авылны үзара Куруһөек дип атый. Салада йөзләп йорт саналса да, күп йортлар буш. Эшсезлек. Кешеләр шәһәргә эш эзләп китәргә мәҗбүр. Заманында авылда 500ләп кеше исәпләнгән, хәзер исә даими 20 гаилә яши. Җәйләрен авыл бераз булса да җанлана, Сабан туе бәйрәме аларны туплап тора. Ураза, Корбан гаетләрен дә татарлар туган нигездә бәйрәм итәргә тырыша. Электән калган гадәт.

Азатлык Радиосы хәбәрчесе элек авылда булып кайткан иде. Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
  • ❤ 8
  • 🥴 1
Post #31235 297
Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдиновны тагын 20 мең сум штрафка тартканнар

Күптән түгел аңа административ эш нигезендә 150 мең сум штраф салганнар иде инде. Барлык штрафлар да Мөхетдинов бүлмәсендәге 1223 елда монголларның Калка елгасы буенда урыс-кыпчак гаскәрләрен тар-мар итүен сурәтләүче “Калка” Һәм 1445 елны кенәз Василий II Суздаль янында Казан татарларына әсир төшүен тасвирлаучы «После битвы под Суздалем» рәсемнәре өчен салынган.

«Осторожно, новости» Telegram каналы язуынча, яңа штраф салу карарын Мәскәүнең Тушино районы мәхкәмәсе чыгарган.

Әгәр 150 мең сум штрафны дини ядкәрләрне мәсхәрәләү турында маддә нигезендә салган булсалар, 20 мең сум штрафка нәфрәт тудыру маддәсе нигезендә тартканнар.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Русия мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдиновны 20 мең сум штрафка тартканнар Күптән түгел 150 мең сум штрафка тартканнар иде.
  • 🤬 4
  • 😢 4
  • 😡 2
Post #31234 552
Инде сигез ел төрмәдә утырган татар галиме Азат Мифтаховка Франциядәге Сен-Дели шәһәренең мактаулы ватандашы исемен бирүне сорыйлар
 
Бу хакта Сен-Дени шәһәре башлыгы Балли Багайокога Татар Шурасы исеменнән дә хат язылган.
 
Хатта Мифтаховның фикере, шәхси позициясе өчен кулга алынганы һәм аны төрмәдән чыгармаулары, төрмә хезмәткәрләре тарафыннан җәзаланганы турында язылган.

"2019 елдан бирле ялган гаепләүләр нигезендә хөкем ителеп ирегеннән мәхрүм ителгән Азат Мифтахов — сәләтле математик һәм Русиядә үзенең оппозицион карашлары өчен эзәрлекләнгән галимнәрнең иң билгеле вәкилләренең берсе. Аның эшләре халыкара дәрәҗәдә фәнни һәм интеллектуаль җәмәгатьчелекнең, шулай ук сәяси, һөнәри берләшмәләрнең һәм кеше хокукларын яклау оешмаларының игътибарын һәм ярдәмен җәлеп итте. Аны Котып артында урнашкан төрмәгә күчерделәр, аннан килгән хәбәрләргә караганда, аңа карата көч кулланылган, бу хакта мәгълүмат күп кешеләрдә галимгә карата теләктәшлек уятты.

Шушы шартларда Азат Мифтаховка Сен-Дени шәһәренең Мактаулы ватандашы исеме бирелсә, сәяси тоткыннар белән теләктәшлек белдерүнең, демократик көчләренең азатлыкны яклавының, шулай ук сугышны һәм репрессияләрне кире кагуның бер билгесе, зур адымы булыр иде", диелгән хатта.
 
Ни өчен хатны нәкъ Сен-Дени шәһәре башлыгы Балли Багайокога язганнар. Бу хакта тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Төрмәдә утырган татар галиме Азат Мифтаховка Франциядәге Сен-Дели шәһәренең мактаулы ватандашы исемен бирүне сорыйлар Бу хакта Сен-Дени шәһәре башлыгы Балли Багайокога Татар Шурасы исеменнән дә хат язылган.
  • 🔥 3
  • ❤ 2
Post #31233 310
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия армиясенең дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә Киев шәһәрендә 13 кеше һәлак булган, 34 кеше яраланган. Бу хакта шәһәр мэры Виталий Кличко белдерде. Киевның Дарницкий районында һөҗүмнән соң зур чокыр барлыкка килгән. Бу хакта видеоны җирле каналлар чыгарды. Якында урнашкан биш катлы йортның бөтен тәрәзәләре коелган.

🔸Түбән Новгородка дрон һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, дүрт кеше яраланган. Төбәк җитәкчесе Глеб Никитин белдерүенчә, бер сәнәгать корылмасына һәм берничә торак йортка зыян салынган.

🔸Татарстанда 03:53 сәгатьтә 61 вагонлы йөк поездының ике вагоны рельстан чыккан. «Реальное время» хәбәр итүенчә, шуның нәтиҗәсендә биш пассажир поезды һәм ике электричка тоткарланган.

🔸Уфаның Совет районы мәхкәмәсе Башкультнаследие җитәкчесе урынбасары Айнур Фәрхиевне вазифасына кире кайтару турында карар чыгарган. Бу хакта "Коммерсантъ-Уфа" хәбәр итә. Элегрәк, 18 мартта, хезмәт аттестациясе нәтиҗәләренә күрә, Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров Айнур Фәрхиевне эш бирүче инициативасы белән вазифасыннан азат итү турында карарны имзалаган иде. Фәрхиев хезмәт килешүен өзү белән килешмәгән һәм мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Мәхкәмә Башкультнаследие аттестация комиссиясенең Фәрхиев биләгән вазифага туры килми дигән карарын канунсыз дип тапкан.

🔸Русиядә тарих һәм җәмгыять белеме буенча Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) берләштерергә мөмкиннәр. Русия президенты ярдәмчесе Владимир Мединский сүзләренчә, яңа имтиханда төп басым тарих өлешенә ясалырга мөмкин.

@azatliqradiosi
  • ❤ 1
Post #31232 297
Берничә татар газетының ябылуы турында билгеле булды.

43 ел журналистикада эшләгән "Безнең гәҗит" басмасы хуҗасы Илфат Фәйзрахманов бу өлкәдән китүе, газетны әдәби альманахка калдыруы турында белдерде.

Казанда чыгучы "Юлдаш" һәм Оренбурдагы "Яңа вакыт" та почта каталогында юк.

Шул хакта кыска видео карагыз.
  • 😢 4
  • 🔥 2
  • ❤ 1
Post #31231 293
Татарстанга басма матбугатны таратуга бирелә торган субсидияләрне кыскартырга мөмкиннәр
 
Чөнки Татарстан бай республика санала.
 
2026 елда республика өчен федераль бюджет исәбеннән бирелгән ташламалар инде киметелде, һәм бу иң элек татар телендәге басмаларга тискәре йогынты ясады.

Бизнес-Онлайн язуынча, 2027 ел башыннан әлеге ташлама бөтенләй гамәлдән чыгарылырга мөмкин. Бу исә республика газет-журналларына язылу бәясенең сизелерлек артуына китерү ихтимал. Хәзер дә алар күбесенчә бюджеттан бүленгән акча ярдәмендә генә эшләп килә.

Татарстан журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов кичә мөхәррирләр һәм нәширләр белән очрашуда әйтүенчә, донор төбәкләр үз массакүләм мәгълүмат чараларын үзләре генә тотарга тиеш дигән мантыйк аңлашылып бетми. Шул ук вакытта республика да федераль субсидияләрнең кимүен үз акчасына капларга әзер түгел. Моның өчен якынча 80 миллион сум кирәк булачак.

Татарстанда милли телләрдә чыгучы 56 басма социаль әһәмияткә ия булган ташламалы исемлеккә кертелмәгәне турында язган идек.

Нәтиҗәдә әлеге милли басмаларга язылу бәяләре 20 проценттан алып 36,6 процентка кадәр артты.

Хосусый газетларга килгәндә, аларның хәле инде хәзердән үк бик авыр. Алар дәүләттән субсидияләрне күптән алмый. Шуңа күрә татар телендәге басмаларның шактые бүген соңгы көченә генә эшләп килә, ә кайберләре инде бөтенләй ябылды. Мисал өчен бүгеннән инде «Юлдаш» газеты да чыгудан туктады.
 
«Безнең гәҗит» газетасының баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов «Бизнес-Онлайнга» әйтүенчә, элек субсидияләр дәүләтнекеме, хосусыймы — барлык басмаларга да бирелгән. Соңрак исемлек кыскартылган һәм анда бары тик социаль әһәмияткә ия басмалар гына кертелә башлаган. «Безнең гәҗит»кә исә соңгы ике елда ташламалар бирелми.

«Хәзер почта чыгымнары язылу бәясенең өчтән бер өлешен тәшкил итә. Моннан тыш, почта хезмәтләре кыйммәтләнү генә түгел, авыллар һәм башка торак пунктларда почта бүлекчәләре дә көннән-көн ябыла бара. Нәтиҗәдә, газетны алырга теләгән укучы өчен дә ул кул җитмәс басмага әйләнә», дигән Фәйзрахманов басма белән сөйләшкәндә.

@azatliqradiosi
  • 🤬 4
Older posts →
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →