TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #30320 542
❗️Доналд Трамп: Иран хакиме Хаменеи һәлак булган

Доналд Трамп Truth социаль челтәрендә Иранның югары рухи лидеры аятулла Али Хаменеиның һәлак булуы турында язды.

«Тарихтагы иң явыз кешеләрнең берсе – Хаменеи – үлде. Бу гаделлек Иран халкы өчен генә түгел, Хаменеи һәм аның канкойгыч бандасы тарафыннан үтерелгән яки гарипләнгән бөек американнар һәм дөньяның күп илләрендәге кешеләр өчен дә. Ул безнең күзләү һәм югары технологияле күзәтү системнарыннан качып кала алмады, һәм Израил белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, без аңа да, аның белән бергә һәлак булган башка лидерларга да бер генә шанс та калдырмадык», дип язды АКШ президенты.

28 февраль кичендә берничә мәгълүмат чарасы, шул исәптән Reuters, үзләренең Израил җитәкчелегендәге чыганакларына таянып, Хаменеи шимбә Израил һөҗүмнәре нәтиҗәсендә үтерелгән дип фаразлануын хәбәр итте.

Иранның Fars дәүләт агентлыгы Трампның Хаменеи үлеме турындагы сүзләрен нигезсез белдерү дип атады.

Израиль шимбә көнне Иранда Хаменеи резиденциясенә һөҗүм ясады, бина җимерелде. Әмма кайбер хәбәрләргә караганда, ул вакытта Хаменеи бинада булмаган.
  • ❤ 8
  • 🤬 5
  • ❤‍🔥 2
  • 👎 2
  • 🔥 2
  • 👏 2
  • 💔 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 11, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  2. Oct 11, 2026💚 Бүген Башкортстан үзенең мөстәкыйльлегенең 36 еллыгын билгели. 1990 елның 11 октябрендә…
  3. Oct 11, 2026Бүген сезгә Казанны яулап алу тарихыннан җиде факт тәкъдим итәбез. 2020 елда тарих фәннәре…
  4. Oct 10, 2026Татар һәм бәрәңге: Әйдә!Online проекты подкастының яңа чыгарылышы. Римма һәм Айнур татарла…
  5. Oct 10, 2026Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр? Башта Ирек мәйданыннан Сөембикә м…
  6. Oct 9, 2026Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсе Русиядә татар активистла…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →