Башкортстанда башкорт активистларына каршы лингвистик экспертизалар әзерләгән филология фәннәре кандидаты Айнур Хуҗахмәтов кыйналган. "Беҙ ҡара халыҡ» оешмасы үзенең Телеграм каналында бу хакта видео чыгарды.
"Башкортларга каршы репрессияләрдә катнашкан һәркемне беләбез. Без бер нәрсәне дә онытмадык, бернәрсәне дә гафу итмәдек. Айнур Хуҗахмәтов Башкортстандагы репрессияләр өчен җаваплы кешеләрнең берсе. Ул халкыбызга күп газап һәм золым китерде. Шушы "эксперт" уйлап чыгарган әшәке һәм ялган гаепләүләр аркасында дистәләгән кеше төрмәдә утыра", диелә анда.
Хуҗахмәтов үзе дә һәм куәт оешмалары да моңа карата әлегә бернинди аңлатма бирмәде.
Айнур Хуҗәмәтов - филология фәннәре кандидаты, Уфа фән һәм технология университеты укытучысы. Башкорт активисты Фаил Алсыновка каршы җинаять эшендә төп экспертизаны ул ясады. Шуңа нигезләнеп гаепләү ягы "Кара халык" сүзен Кавказ һәм Үзәк Азия халыкларын кимсеткән дигән нәтиҗәгә килде. Алсынов бүген төрмәдә утыра.
Татар энциклопедия институты белешмәсендә кара халык — XIII-XVI йөзләрдә Алтын Урда, Әстерхан, Казан, Себер һ.б. татар дәүләтләрендәге феодаль бәйлелектәге халыкның шартлы атамасы диелә .
Хуҗахмәтов элегрәк "Башкорт" оешмасын тыю турындагы эшкә дә, башкорт активистларына каршы ачылган башка эшләрдә дә йомгаклау әзерләгән иде." Прокуратура гаепләүләре, ФСБ һәм Эчке эшләр министрлыгының нәтиҗәләре шул экспертизаларга карап чыгарылды.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Post #31249
332