Инде сигез ел төрмәдә утырган татар галиме Азат Мифтаховка Франциядәге Сен-Дели шәһәренең мактаулы ватандашы исемен бирүне сорыйлар
Бу хакта Сен-Дени шәһәре башлыгы Балли Багайокога Татар Шурасы исеменнән дә хат язылган.
Хатта Мифтаховның фикере, шәхси позициясе өчен кулга алынганы һәм аны төрмәдән чыгармаулары, төрмә хезмәткәрләре тарафыннан җәзаланганы турында язылган.
"2019 елдан бирле ялган гаепләүләр нигезендә хөкем ителеп ирегеннән мәхрүм ителгән Азат Мифтахов — сәләтле математик һәм Русиядә үзенең оппозицион карашлары өчен эзәрлекләнгән галимнәрнең иң билгеле вәкилләренең берсе. Аның эшләре халыкара дәрәҗәдә фәнни һәм интеллектуаль җәмәгатьчелекнең, шулай ук сәяси, һөнәри берләшмәләрнең һәм кеше хокукларын яклау оешмаларының игътибарын һәм ярдәмен җәлеп итте. Аны Котып артында урнашкан төрмәгә күчерделәр, аннан килгән хәбәрләргә караганда, аңа карата көч кулланылган, бу хакта мәгълүмат күп кешеләрдә галимгә карата теләктәшлек уятты.
Шушы шартларда Азат Мифтаховка Сен-Дени шәһәренең Мактаулы ватандашы исеме бирелсә, сәяси тоткыннар белән теләктәшлек белдерүнең, демократик көчләренең азатлыкны яклавының, шулай ук сугышны һәм репрессияләрне кире кагуның бер билгесе, зур адымы булыр иде", диелгән хатта.
Ни өчен хатны нәкъ Сен-Дени шәһәре башлыгы Балли Багайокога язганнар. Бу хакта тулырак 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Post #31234
552