TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31231 293
Татарстанга басма матбугатны таратуга бирелә торган субсидияләрне кыскартырга мөмкиннәр
 
Чөнки Татарстан бай республика санала.
 
2026 елда республика өчен федераль бюджет исәбеннән бирелгән ташламалар инде киметелде, һәм бу иң элек татар телендәге басмаларга тискәре йогынты ясады.

Бизнес-Онлайн язуынча, 2027 ел башыннан әлеге ташлама бөтенләй гамәлдән чыгарылырга мөмкин. Бу исә республика газет-журналларына язылу бәясенең сизелерлек артуына китерү ихтимал. Хәзер дә алар күбесенчә бюджеттан бүленгән акча ярдәмендә генә эшләп килә.

Татарстан журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов кичә мөхәррирләр һәм нәширләр белән очрашуда әйтүенчә, донор төбәкләр үз массакүләм мәгълүмат чараларын үзләре генә тотарга тиеш дигән мантыйк аңлашылып бетми. Шул ук вакытта республика да федераль субсидияләрнең кимүен үз акчасына капларга әзер түгел. Моның өчен якынча 80 миллион сум кирәк булачак.

Татарстанда милли телләрдә чыгучы 56 басма социаль әһәмияткә ия булган ташламалы исемлеккә кертелмәгәне турында язган идек.

Нәтиҗәдә әлеге милли басмаларга язылу бәяләре 20 проценттан алып 36,6 процентка кадәр артты.

Хосусый газетларга килгәндә, аларның хәле инде хәзердән үк бик авыр. Алар дәүләттән субсидияләрне күптән алмый. Шуңа күрә татар телендәге басмаларның шактые бүген соңгы көченә генә эшләп килә, ә кайберләре инде бөтенләй ябылды. Мисал өчен бүгеннән инде «Юлдаш» газеты да чыгудан туктады.
 
«Безнең гәҗит» газетасының баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов «Бизнес-Онлайнга» әйтүенчә, элек субсидияләр дәүләтнекеме, хосусыймы — барлык басмаларга да бирелгән. Соңрак исемлек кыскартылган һәм анда бары тик социаль әһәмияткә ия басмалар гына кертелә башлаган. «Безнең гәҗит»кә исә соңгы ике елда ташламалар бирелми.

«Хәзер почта чыгымнары язылу бәясенең өчтән бер өлешен тәшкил итә. Моннан тыш, почта хезмәтләре кыйммәтләнү генә түгел, авыллар һәм башка торак пунктларда почта бүлекчәләре дә көннән-көн ябыла бара. Нәтиҗәдә, газетны алырга теләгән укучы өчен дә ул кул җитмәс басмага әйләнә», дигән Фәйзрахманов басма белән сөйләшкәндә.

@azatliqradiosi
  • 🤬 4
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 12, 2026Хәтер көне алдыннан федераллар Казанда татар активистларына кисәтү кәгазьләрен тоттырган К…
  2. Oct 12, 2026Трамп Русия белән Украина арасында "энергетика тынычлыгы" турында белдерде. Үзара һөҗүмнәр…
  3. Oct 11, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  4. Oct 11, 2026💚 Бүген Башкортстан үзенең мөстәкыйльлегенең 36 еллыгын билгели. 1990 елның 11 октябрендә…
  5. Oct 11, 2026Бүген сезгә Казанны яулап алу тарихыннан җиде факт тәкъдим итәбез. 2020 елда тарих фәннәре…
  6. Oct 10, 2026Татар һәм бәрәңге: Әйдә!Online проекты подкастының яңа чыгарылышы. Римма һәм Айнур татарла…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →