Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Русия армиясенең дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә Киев шәһәрендә 13 кеше һәлак булган, 34 кеше яраланган. Бу хакта шәһәр мэры Виталий Кличко белдерде. Киевның Дарницкий районында һөҗүмнән соң зур чокыр барлыкка килгән. Бу хакта видеоны җирле каналлар чыгарды. Якында урнашкан биш катлы йортның бөтен тәрәзәләре коелган.
🔸Түбән Новгородка дрон һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, дүрт кеше яраланган. Төбәк җитәкчесе Глеб Никитин белдерүенчә, бер сәнәгать корылмасына һәм берничә торак йортка зыян салынган.
🔸Татарстанда 03:53 сәгатьтә 61 вагонлы йөк поездының ике вагоны рельстан чыккан. «Реальное время» хәбәр итүенчә, шуның нәтиҗәсендә биш пассажир поезды һәм ике электричка тоткарланган.
🔸Уфаның Совет районы мәхкәмәсе Башкультнаследие җитәкчесе урынбасары Айнур Фәрхиевне вазифасына кире кайтару турында карар чыгарган. Бу хакта "Коммерсантъ-Уфа" хәбәр итә. Элегрәк, 18 мартта, хезмәт аттестациясе нәтиҗәләренә күрә, Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров Айнур Фәрхиевне эш бирүче инициативасы белән вазифасыннан азат итү турында карарны имзалаган иде. Фәрхиев хезмәт килешүен өзү белән килешмәгән һәм мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Мәхкәмә Башкультнаследие аттестация комиссиясенең Фәрхиев биләгән вазифага туры килми дигән карарын канунсыз дип тапкан.
🔸Русиядә тарих һәм җәмгыять белеме буенча Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) берләштерергә мөмкиннәр. Русия президенты ярдәмчесе Владимир Мединский сүзләренчә, яңа имтиханда төп басым тарих өлешенә ясалырга мөмкин.
@azatliqradiosi
Post #31233
310
- ❤ 1