Иран лидеры Аятолла Хаменеи белән хушлашуга Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә делегация барган
Тәһранда Иранның элекке лидеры Аятолла Хаменеи белән хушлашу чаралары башланды. Анда Татарстан исеменнән матәм чараларында мөфти Камил Сәмигуллин һәм аның урынбасарлары Илфар Хәсәнов һәм Ришат Хәмидуллин катнаша. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Матәм чаралары берничә көнгә сузылачак. Хушлашу төрле урыннарда, шул исәптән урамнар буйлап йөрү дә булачак. Хаменеине 9 июльдә туган шәһәре Мәшһәдтә имам Реза төрбәсендә җирләячәкләр.
Камил Сәмигуллин "Бизнес онлайнга" сөйләвенчә, үтерелгән Хаменеине дүрт ай буена җирләмәү торуның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, чараның иминлеген тәэмин итәсе. Икенчедән, "ираннар Хаменеинең үлеме өчен үч алырга өлгерергә тиеш".
🔹28 февральдә Израил АКШ ярдәмендә Иранга һөҗүм итте. Һөҗүм вакытында Иран югары рухание Али Хаменеи һәлак булды. Шуннан соң Иран Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Бәхрәйндәге Америка хәрби базаларына һөҗүм ясады, күп илләрдә шартлаулар теркәлде.
🔹Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Иран белән хезмәттәшлекне, аеруча хәрби өлкәдәгене арттырды. Хәрби сәнәгате авырлыклар кичергән Русиягә Иран башта дроннарны үзе җибәрде, шуннан соң Алабугада аларны җыюны җайларга ярдәм итте.
@azatliqradiosi
Post #31246
293
- 👎 2
- 🤮 1