Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.
Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Post #31036
297
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Казанда полиция Казан фдераль университеты (КФУ) студентларының имзаларын җыйган “Ирек” хокук яклау үзәге активистларын куып тараткан Волонтерлар икенче көн студентларның тулай торактан чыгарылуына каршы имза җыйган. Алар Бауман урамыннан “Кремлевская” метросына…
Казанда куәт оешмалары вәкилләре Казан федераль университеты тулай торакларыннан студентларны чыгаруга каршы имза җыйган студентларга кисәтү тапшырган.
“Ирек” хокук яклау үзәгенең Telegram-каналы хәбәр итүенчә, бүген волонтерлар янына полиция хезмәткәрләре килеп, экстремистик эшчәнлекне булдырмау турында рәсми кисәтү тапшырган. Әлегә мондый кимендә биш очрак билгеле.
Кисәтү кәгазендә “җыеннар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар вакытында экстремистик эшчәнлек алып бару тыела” диелә. Шулай ук чараларны оештыручыларның канун нигезендә җаваплылыкка тартылачагы искәртелгән.
Балигъ булмаган активист хокук яклаучыларга сөйләвенчә, аның янына полиция хезмәткәрләре битлек киеп килгән һәм исемнәрен әйтүдән баш тарткан. Алар аны машинага утырырга мәҗбүр иткән, шуннан соң “Украина кораллы көчләре” турында сөйләшә башлаган.
▪️Тулай торакны бушату Казанда узачак Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре берлеге (АСЕАН) саммиты белән бәйле булуы турында Азатлык Радиосы язган иде. Университетта студентларны чыгаруны иминле чаралары һәм инженер челтәрләре ремонты белән аңлатканнар.
@azatliqradiosi
Telegram «ИРЕК» | Татарстан ⚡️ В Казани силовики выдали предостережения об «экстремизме» студентам и активистам из-за сбора подписей против выселения из КФУ
Силовики пытаются запугать тех, кто не согласен с выселением из общежитий Деревни Универсиады. Сегодня к нашим волонтёрам и наиболее… “Ирек” хокук яклау үзәгенең Telegram-каналы хәбәр итүенчә, бүген волонтерлар янына полиция хезмәткәрләре килеп, экстремистик эшчәнлекне булдырмау турында рәсми кисәтү тапшырган. Әлегә мондый кимендә биш очрак билгеле.

- 🤬 5