Гайнетдин мөфтияте тирәсендәге тоткарлаулар: басым көчәяме?
19 май көнне Русиянең төрле төбәкләрендә мөселман дини эшлеклеләренең берничәсен тоткарланды. Тоткарланучылар арасында Мордовия мөфтие Раил Асаинов, Карелиянең элекке мөфтие, Көньяк Бутоводагы мәчетнең имам-хатыйбы һәм Русия мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы әгъзасы Висам Али Бардвил, Петербурда "Төньяк-Көнбатыш мөселманнары җәмгыяте" үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисен Хенни Мөхәммәд, Сарытау өлкәсе мөфтие киңәшчесе һәм "Шәех Саид" мәдрәсәсе укытучысы Әл Хих Нидаль Авадалла Әхмәд бар иде.
Асаиновтан тыш тоткарланган дин әһелләренең барысы да гарәпләр. Telegram канал мәгълүматына караганда, Асаиновны мәхәлләдәге биш активист белән тоткарлаганнар, әмма бер тәүлектән соң мәхәллә кешеләрен җибәргәннәр.Тикшерү фаразына күрә, Асаинов Мордовия дәүләт университетындагы "Ислам икътисады һәм финанслары" магистр програмы җитәкчесенә тыңлаучы студентлар сессияне тапшыра алсын өчен ришвәт тәкъдим иткән.
Мөфти урынбасары Рәшит Абдрашитов бу хәлне "аңлашылмаучылык" дип атады һәм "нинди дә булса ришвәт турында сүз була алмый" диде. Асаиновны 48 сәгатькә тоткарлануы әйтелде. 21 май көнне кичен аның азат ителүе турында билгеле булды.
"Нерусский" Телеграм каналын алып баручы Ринат Мөхәммәтов Азатлык Радиосына әйтүенчә, бу инде мөфтиләрне, элекке мөфтиләрне тоткарлау гына түгел, ә күптәннән гамәлгә ашырылып килгән стратегиянең чираттагысы. Аның фикеренчә, әлеге стратегиянең максаты — Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеген чикләү.
Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз.
Post #31002
287