TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31022 347
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Казан федераль университетының (КФУ) 100дән артык студенты тулай торактан чыгарылуга каршы шикаять имзалаган КФУ студентлары Универсиада авылында урнашкан тулай торактан чыгарылуга каршы уртак шикаятькә 100дән артык имза җыйган. Имза җыю әле дә дәвам итә.…
Казанда полиция Казан фдераль университеты (КФУ) студентларының имзаларын җыйган “Ирек” хокук яклау үзәге активистларын куып тараткан

Волонтерлар икенче көн студентларның тулай торактан чыгарылуына каршы имза җыйган. Алар Бауман урамыннан “Кремлевская” метросына таба киткән һәм анда тиз арада полиция вәкилләре килеп, “акция”не туктатырга кушкан.

“Иминлек максатыннан без хәзергә имза җыюны туктатабыз”, ди активистлар.

“Ирек” оешмасы Телеграм каналы язуынча, ике көндә алар КФУ студентларыннан 200дән артык имза җыйган.

Кичә, 23 май көнне, активистлар КНИТУ-КАИ һәм Бауман урамындагы сәгать янында имзалар җыйган.

КФУ студентлары тулай торак бүлмәләренә башка корпуслардан студентларны алдан кисәтмичә күчереп урнаштырулары турында әйтә. Моңа кадәр июньдә узачак Русия–АСЕАН форумы вакытында студентлардан “500 урын бушатырга” таләп итүләре билгеле булган иде.

RusNews Телеграм каналы студентлар сүзләренә сылтанып язуынча, 13 корпустан дүрт мең кешене чыгаралар һәм моны ремонт кирәк булу белән аңлаталар.

"Хәзер исә аларны калган 7 корпуска тыгызлап тутырырга тырышалар", ди басма.

Югары уку йорты вәкилләре "тыгызлап урнаштыру" турында карарны КФУ хакимияте кабул иткәнен һәм аның июнь аенда гына гамәлдә булачагын белдерә.

@azatliqradiosi
Telegram «ИРЕК» | Татарстан ⚡Полиция Казани преследует активистов Ирека Волонтеры ушли с места сбора подписей возле часов на Баумана к метро «Кремлевская», куда оперативно прибыли сотрудники полиции, и под угрозами попросили завершить «акцию». На данный момент мы завершаем сбор подписей…
  • 🤬 4
  • 🤔 3
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 16, 202615 октябрьдә Парижның Республика мәйданында Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев…
  2. Oct 16, 2026photo post
  3. Oct 15, 2026Бүген 15 октябрь - Хәтер көне уңаеннан егермеләп кеше Казанның Кирмәнендә татар ханнары җи…
  4. Oct 15, 2026Актанышның беренче мәктәбе коллективы, укучылар һәм ата-аналар Русиянең Украинага каршы ба…
  5. Oct 15, 2026Пенза төрмәсендә тотылган сәяси тоткын Рөстәм Халиков вафат «Хизб ут-Тәһрир» эше нигезендә…
  6. Oct 14, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра" Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне ба…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →