Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 26 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸АКШ хәрбиләре Иранның көньягына һөҗүм иткән. Fox News белдерүенчә, Һормүз бугазында мина урнаштырырга тырышкан Иранның ике көймәсе, шулай ук Бәндәр-Аббас портындагы зенит-ракет комплексына һөҗүм ясалган. Һөҗүмнән соң Иран кораллы көчләре вәкилләре нефть бәясенең 200 долларга кадәр артуына әзер булырга чакырган.
🔸Русия армиясенең Одессага һөҗүме нәтиҗәсендә, бер кеше һәлак булган, өч кеше яраланган. Бу хакта Украина гадәттән тыш хәлләр хезмәте хәбәр итә.
🔸Ямалдагы "Полярная сова" колониясендә утыручы хокук яклаучы Бахром Хамроевның медицина ярдәме күрсәтелмәү һәм авыр шартларда тотылу сәбәпле сәламәтлеге начарланган. Бу хакта Facebook-та Хамроевның хатыны яза. Хамроев тугыз айга якын штраф изоляторда һәм ПКТда тотылды.
🔸Узган ел Кырымда кулга алынган мөслимә Февзие Османованы һәм аның белән бер камерада тотылучыларны Акмәчеттәге 1нче санлы тикшерү изоляторының ирләр корпусына күчергәннәр. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" проектына кызның әнисе Эльянора Османова белдергән. «Зонателеком» аша сөйләшкәндә, Февзие камераның ышык урында урнашуы сәбәпле "дымлы һәм салкын" булуын әйткән. Шулай ук яңа камерада суыткыч булмау сәбәпле, мөслимәнең азык-төлекләре бозылган.
🔸Cызраньдагы "Роснефть" нефть эшкәртү ширкәте Украина дроннары һөҗүменнән соң эшен туктаткан. Бу хакта Reuters хәбәр итә. Һөҗүм 21 майда ясалган булган.
@azatliqradiosi
Post #31034
275
- ❤ 2