Мәхкәмә Сарытау мөфтиенең элекке урынбасары Әл Хиха Нидаль Авадалла Әхмәдны кулга алган
“Коммерсантъ” язуынча, 10 май тирәләрендә мәхкәмә Әл Хих һәм тагын җиде кешене (шул исәптән Петербурдан мөселман җәмгыятенең элекке рәисе Мөхәммәт Хеннины) сак астына алган. Алар Русия Җинаять кодексы 205.5 маддәсенең 2нче өлешендә («Террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашу») гаепләнә. Тикшерү фаразынча, алар иң соң дигәндә 2025 елның апрелендә Русиядә тыелган “Мөселман кардәшләре” халыкара оешмасына кергән һәм Петербурда аның бүлекләре утырышларында катнашкан. Гаепләнүчеләрнең кайсы төбәктә кулга алынуы әлегә билгеле түгел.
▪️Әл Хих Фәләстиндә туган. 1990нчы елларда Русиягә килгән. Сарытау медицина университетын тәмамлаган, 2016 елны университет тәмамлап укытучы дипломына ия булган. Русия ватандашлыгын 2011нчы елны алган. Мөфти урынбасары вазифасын Мөкаддәс Бибарсов заманында башкарган.
▪️Элегрәк Азатлык Радиосы Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Русия мөселманнары Диния Нәзарәтенә караган берничә дин әһеленең тоткарлануы турында язды. Белгеч бу Гайнетдин җитәкләгән нәзарәткә чираттагы басымның дәвамы дип саный.
@azatliqradiosi
Post #31035
283
- ❤ 1
- 👎 1