Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 25 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Белгород өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, Ярослауда бер хатын-кыз яраланган. Төнлә дроннар әлеге ике өлкәгә һөҗүм итте. Ярослау - Мәскәү транспорт юлы ябылып торды. Бу хакта Ярослау өлкәсе губернаторы Михаил Евраев белдерде.
🔸Башкортстанның Уфа районындагы «Нурлино» саклау һәм кудыру станциясендәге янгыннан соң эзләү-коткару эшләре тәмамланган. Коткаручылар 13 майда булган янгын нәтиҗәсендә һәлак булган дүртенче эшченең мәетен тапкан. Бу хакта «Транснефть-Урал» матбугат хезмәте хәбәр итә.
🔸Русия Балтыйк илләренең "урыслар хокукларын кысуы" сәбәпле БМОның Халыкара мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә ниятли. Бу хакта Русия тышкы эшләр министрлыгына сылтанып, "Известия" яза. Министрлык фикеренчә, Латвия, Литва һәм Эстония хакимиятләре урыс телен куллануны тыя, тарихны яңадан яза һәм үз сәясәтләре белән килешмәүчеләрне эзәрлекли.
🔸Британия саклану министры Джон Хилиның Эстониягә сәфәрдән соң Британиягә кайтып барганда очкычының Русия чигендә GPS сигналы томаланган. Бу хакта The Times хәбәр итә. Пилотларга урыннарын билгеләү өчен резерв навигация системнарын кулланырга туры килгән.
🔸Росимущество Бөгелмәнең элекке мэры Линар Закиров һәм аның якыннарының Казан, Мәскәү, Сочидагы 122 миллион сумлык милеген дәүләт файдасына тартып алган. "Реальное время" язуынча, Закировның ике чит ил машинасы сатуга чыгарылган.
@azatliqradiosi
Post #31023
310
- 🙏 2
- 🔥 1
- 🙈 1
- 💊 1