Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты математик Азат Мифтаховны яклап белдерү чыгардыБашкорт милли хәрәкәте вәкилләре Көнбатыш сәясәтчеләрен, җәмәгать эшлеклеләрен, хокук яклаучыларны Азат Мифтаховны азат итү хәрәкәтенә кушылырга
чакыра.
"Без талантлы яшь галим һәм сәяси тоткын Азат Мифтаховның тормышын системлы рәвештә җимерүләрен күреп дәшми кала алмыйбыз. Колониядә Азатка карата даими мыскыллау, психологик басым һәм физик көч куллану турында килгән хәбәрләр бездә зур ачу һәм борчылу тудыра. Бу урыннардагы аерым башбаштаклык кына түгел, ә системның үз карашларыннан баш тартмаган кешедән башкаларга сабак булсын дип үч алуы", диелә белдерүдә.
Комитет вәкилләре фикеренчә, һәрбер алга киткән илдә Мифтахов кебек галимнәр җәмгыятьнең абруена әйләнә. Алар башка яшьләргә үрнәк булып тора, төрле ачышлар ясый һәм бүләкләр ала. Авторлар әйтүенчз, барлык үсеш алган илләрдә мондый кешеләр өчен көрәш бара һәм аларга илдән китмәсеннәр өчен бөтен шартлар тудырыла.
"Әмма шундый данлау урынына Азат гаделсез төрмәдә утыра. Штраф изоляторына даими ябып, систем аны эчке иреге өчен җәзаларга һәм шәхес буларак сындырырга тырыша», диелә белдерүдә.
Комитет вәкилләре сүзләренчә, иң белемле һәм намуслы кешеләре сәяси сәбәпләр белән төрмәләргә ябылганда, Татарстан үзенең үсеш өчен иң зур потенциалын югалта. Бу Русиядәге барлык асаба халыкларның фаҗигасе булуы әйтелә.
"Мондый кешеләрне эзәрлекләп, Мәскәү безнең халыкларны зыялылардан һәм үз киләчәген мөстәкыйль төзү хокукыннан мәхрүм итәргә тырыша", диелә белдерүдә.
Шул сәбәпле комитет Европа кеше хокукларын яклау һәм халыкара оешмаларга Азат Мифтаховны азат итүгә тырышлыкны арттырырга, моннан тыш Русия дәүләте үз галимнәрен, активистларын һәм ватандашларын эзәрлекләгән һәм юк иткән шартларда, Русия белән фәнни, икътисади һәм иҗтимагый өлкәләрдә хезмәттәшлекне мөмкин кадәр киметергә чакыра.
@azatliqradiosi