Татарстан Дәүләт Шурасының релокантларны җаваплылыкка тарту турындагы канун өлгесе икенче укылышка китте
Русия Думасының Дәүләт корылышы һәм кануннар чыгару комитеты чит илгә киткән Россия ватандашларын (релокантларны) җаваплылыкка тарту турындагы канун өлгесен икенче укылышта кабул итәргә киңәш итте. Татарстан парламенты Русиянең Административ хокук бозулар турындагы кодексына әлеге үзгәрешләрне кертүне 2024 елда ук тәкъдим иткән иде.
Татарстан Дәүләт Шурасының әлеге башлангычы чит илгә китеп тә Русия мәнфәгатьләренә каршы юнәлтелгән административ хокук бозулар кылган затларны җаваплылыкка тартуны күздә тота.
Канун өлгесенә аңлатма язмасында әйтелгәнчә, “махсус хәрби операция” башланганнан бирле, читкә киткән Русия ватандашларының «конституцион корылыш нигезләренә, дәүләт һәм җәмәгать куркынычсызлыгына каршы» юнәлтелгән гамәлләре ешайган. Яңа кагыйдәләргә ярашлы, илдән киткән кешеләрне Русия мәнфәгатьләренә зыян китергән өчен административ җаваплылыкка тарта алачаклар.
Шулай ук икенче укылышка әзерлек барышында комитет Русиягә каршы юнәлтелгән хокук бозуларның төгәл исемлеген билгеләргә тәкъдим итте. Алар арасында — ят агенты эшчәнлеге тәртибен бозу, массакүләм мәгълүмат чаралары ирегеннән явызларча файдалану, терроризмга һәм экстремизмга чакырулар һ.б.
Җәза чарасы сыйфатында әлеге документ чит илгә китүчеләрнең мөлкәтенә арест салуны да рөхсәт итә.
Узган елның апрелендә үк чит илгә киткән ватандашларны читтән торып хөкем итәргә рөхсәт бирүче канун кабул ителгән иде. Бу исемлеккә 20 төрле җинаять керә, алар арасында — армия турында «фейклар» тарату һәм аның абруен төшерү, терроризмга, экстремизмга, гавам тәртипсезлекләренә чакырулар бар.
Моннан тыш, «ят агентларга» кагылышлы кануннар да катгыйландырылды: хәзер аларга Русиядә керем алу тыелды.
Post #31000
299
- 🤡 9
- ❤ 1
- 🤮 1