Казан федераль университетының (КФУ) 100дән артык студенты тулай торактан чыгарылуга каршы шикаять имзалаган
КФУ студентлары Универсиада авылында урнашкан тулай торактан чыгарылуга каршы уртак шикаятькә 100дән артык имза җыйган. Имза җыю әле дә дәвам итә.
"Ирек" хокук яклау оешмасы белдерүенчә, әлеге шикаять Татарстан прокуроры Альберт Суяргуловка җибәреләчәк.
"Ирек" оешмасы үзенең Telegram-каналында язуынча, студентларга тулай торактан «үз теләкләре белән вакытлыча чыгу» турында гариза имзаларга тәкъдим итәләр. Әлеге гаризада студентлар чыгу көнен күрсәтергә һәм үз теләкләре белән чыгуын расларга тиеш.
Бу кәгазьне имзалаганнан соң, студентларга мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү авыррак булачак. Оешма белдерүенчә, тулай торак белән килешү бөтен уку елына төзелгән.
Тулай торактан чыгу имтиханнар вакытына туры килә. Аның бер өлеше дистанцион форматка күчерелгән.
Тулай торакны бушату Казанда узачак Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре берлеге (АСЕАН) саммиты белән бәйле булуы турында Азатлык Радиосы язган иде. Университетта студентларны чыгаруны иминле чаралары һәм инженер челтәрләре ремонты белән аңлатканнар.
▪️Русия-АСЕАН саммиты Казанда 17-19 июньдә узачак. Әлеге карарны Русия президенты Владимир Путин кабул итте. Саммитка Бруней, Вьетнам, Лаос, Камбоджи, Индонезия, Малайзия, Сингапур, Мьянма, Таиланд һәм Филиппин вәкилләре киләчәк. Анда Евразия икътисади берлеге белән Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре берлеге (АСЕАН) арасындагы хезмәттәшлек, аерым алганда, сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре каралачак.
▪️2024 елны БРИКС саммиты сәбәпле, Казан студентларын канунсыз тулай торактан чыгарганнар иде.
@azatliqradiosi
Post #31009
275
- 👍 2