TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31001 355
Башкортстаннан Рөстәм Нәбиев бары тик кулларында гына Эверест тавына менде.

Бу дөньяда шундый беренче очрак. Эверестның биеклеге — 8848 метр.

Моңарчы ул Эльбрус, Манаслу, Арарат, Казбек, Килиманджаро, Аконкагуа тау түбәләренә менгән иде.

2024 елда Башкортстанның Ирәмәл тавына менде һәм шуннан соң берничә елга тәнәфескә китте.

Нәбиев 2015 елда Омскида армиядә хезмәт иткәндә җимерелгән казарма астында аяксыз калды. Тернәкләнүдән соң спортка кереп китте.

Армиягә киткәнче йөргән кызына өйләнде, инде Индира белән өч бала үстерәләр.

Ул шулай ук — Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы.
  • 🔥 7
  • ❤ 2
  • ❤‍🔥 2
  • 🙏 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 16, 2026Петербурның Печән базары кварталында җомга намазыннан соң куәт оешмалары вәкилләре рейд уз…
  2. Oct 16, 20262026 елның тугыз аенда Башкортстан бюджетыннан Русия саклану министрлыгы белән килешү төзе…
  3. Oct 16, 202615 октябрьдә Парижның Республика мәйданында Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев…
  4. Oct 16, 2026photo post
  5. Oct 15, 2026Бүген 15 октябрь - Хәтер көне уңаеннан егермеләп кеше Казанның Кирмәнендә татар ханнары җи…
  6. Oct 15, 2026Актанышның беренче мәктәбе коллективы, укучылар һәм ата-аналар Русиянең Украинага каршы ба…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →