TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31010 276
24 майда галим Индус Таһировка 90 яшь тула.

Индус ага – 90 елларда булган сәяси-иҗтимагый үзгәрешләрдә роль уйнаган, Татарстан суверенлыгы декларациясе кабул ителүгә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе.

1990 елның августында ТАССР Югары Советында декларация турында кайнар бәхәсләр барган вакытта, нәкъ менә аның иң саллы сүзе үтә дә инде. Ул депутатлар алдында Татарстанның Русиягә бәйле булмаган, Русия белән бертигез дәрәҗәдә торган мөстәкыйль субъект булуын дәлилли. Таһиров ул вакытта депутат түгел, ә Казан дәүләт университетының тарих факультеты деканы була.

Таһиров Дөнья татар конгрессын оештыручыларның берсе һәм аның беренче рәисе (1992-2002) булды, Татарстан дәүләт шурасы депутаты (1995-2009) булганда да, аңа кадәр дә, соңгы елларда да Татарстан республикасы, татар халкы мәнфәгатьләрен яклап төрле дәрәҗәләрдә чыгышлар ясады.

Элек Индус әфәнде Азатлыкка балачагы, ни өчен тарихчы булып китүе һәм сәяси вакыйгаларда катнашуы турында сөйләгән иде.

@azatliqradiosi
  • 🔥 6
  • ❤ 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 16, 20262026 елның тугыз аенда Башкортстан бюджетыннан Русия саклану министрлыгы белән килешү төзе…
  2. Oct 16, 202615 октябрьдә Парижның Республика мәйданында Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев…
  3. Oct 16, 2026photo post
  4. Oct 15, 2026Бүген 15 октябрь - Хәтер көне уңаеннан егермеләп кеше Казанның Кирмәнендә татар ханнары җи…
  5. Oct 15, 2026Актанышның беренче мәктәбе коллективы, укучылар һәм ата-аналар Русиянең Украинага каршы ба…
  6. Oct 15, 2026Пенза төрмәсендә тотылган сәяси тоткын Рөстәм Халиков вафат «Хизб ут-Тәһрир» эше нигезендә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →