TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31201 393
Казанда Җәмигъ мәчете төзелергә тиеш булган элекке “Кырлай” паркы урынында хәзер инде квартал мәчете генә салырга җыеналар

Мәчет якынча 400 кешегә исәпләнә. Аның төзелешен сентябрьдә башламакчылар. Яңа мәчет гыйбадәт урыны гына булмаячак. Бизнес Онлайн язуынча, проектка күрә, аның янында хәләл ризыклар сатылачак сәүдә үзәге, дини чаралар өчен зал, мәетханә, ислам медицина үзәге булдыру күздә тотыла. Моннан тыш, мәчеттән ерак түгел татар телендә укытачак мәктәп һәм балалар бакчасы төзү дә ниятләнә.

Башта бу урында 10 мең кешегә исәпләнгән Җәмигъ мәчете төзергә ниятләгәннәр иде. Әмма проект гамәлгә ашмый калды.

Соңгы елларда Җәмигъ мәчете өчен берничә урын каралды. Башта аны нәкъ менә "Кырлай" урынында төзергә җыенып, 2022 елда Татарстан президенты катнашында тантаналы төстә ният ташы салынды. Соңрак мәчетне Бишбалта бистәсендә төзү мөмкинлеге турында сөйләделәр. Аннары проект өчен "Яңа Портовая" районыны да телгә алынды. Әмма бу урыннарның берсендә дә төзелеш башланмады.

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Бариев татарны Казан үзәгеннән куып чыгару системлы бара дип әйткән иде 2003 елны Азатлык Радиосына.

— Вазгыять шундый: урыска Казан уртасында чиркәүне салырга ярый, татарга юк. Бу - татарны санга сукмау. Таптылар бит урынны чиркәүгә, ә татарга килеп төртелгәч - юк. Әле Бишталтада да төзергә рөхсәт итмәсләр дип уйлыйм, — диде Бариев. — Мәскәү рөхсәт итмәсә, беркая китә алмыйлар. Шулкадәр зур басым астында яшәргә туры килә, коточкыч. Бу хакимият булганда без үзебезчә яши алмыйбыз. Мәчетне дә кайда төзергә татар үзе хәл итә алмый

 
Җәмәгать эшлеклесе, "Архитектурасы" Телеграм каналы авторы Ян Гордеев Казандагы Җәмигъ мәчет ул сәяси мәсьәлә, Татарстан хакимиятенә Мәскәүдән турыдан-туры әмер булмаска да мөмкин, әмма алар барыбер федераль үзәккә карап, алдан барысын да хәстәрләп эш итәргә тырыша дип әйткән иде.
 
Тулырак 👉монда

@azatliqradiosi
  • ❤ 5
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 14, 2026Татар теле – Сбербанк чатында иң популяр милли тел 2026 елның өченче кварталында кулланучы…
  2. Oct 14, 2026"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган Кыры…
  3. Oct 13, 2026Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты: алты томлык Татар энциклопедиясен яңарт…
  4. Oct 13, 2026Соңгы 2,5 елда Германиядә татарларга сыену турында 155 карар чыгарганнар Аларның якынча 10…
  5. Oct 13, 2026Хәтер көнен уздырырга рөхсәт ителмәсә дә, хакимият кешеләрдән һаман шүрли, аларны куркытып…
  6. Oct 13, 2026Азәрбайҗанда мәктәпләрдә хиҗапны тыюга каршы протестлар уза. Бакуда һәм илнең башка шәһәрл…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →