Казанда җәмигъ мәчете төзеләчәк урында истәлек ташы ачылды.
Ачылыш тантасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың беренче президенты Миңтимер Шәймиев, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Русия мөселманнары дини җыены башлыгы Әлбир Крганов, Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм башкалар бар иде.
Украинадагы сугышны яклап чыгышлар да булды.
Идел буенда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан салынырга тиешле мәчет Казанның элекке Кырлай паркында, Казансу буенда урнашачак.
Post #7638
424

- 👏 10
- 👎 2