TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.52K subscribers
Post #31064 271
⚖️Казандагы мәхкәмә җәмәгать эшлеклесе Ләйсән Саттарованы 30 мең сум штрафка тарткан

30 май көнне Казандагы мәхкәмә Ләйсән Саттаровага техникумда МАХ мессенджерын куллануга мәҗбүриләү турында төшерелгән ролигы өчен 30 мең сум штраф салган. Мәхкәмә аны "фейклар" тарату маддәсе нигезендә гаепле дип тапкан. Бу хакта Саттарова үзенең Instagram битендә белдерде.

"Бүген роликка бәйле мәхкәмә утырышы булды. Анда мин МАХ мессенджерын куллануны мәҗбүр итүләре турында әйтәм. Миңа 30 мең сум штраф салдылар. Мәхкәмә (Казан техникумында) МАХ мессенджерын мәҗбүриләп кулландыру турында бик күп фактлар китерсәм дә, хөкемдар мине гаепле дип тапты", ди Саттарова.

Икенче роликта Саттарова Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы җавабын китерә. Анда студентларны дәүләт мессенджерын куллануга мәҗбүр итү Конституцияне бозу булып саналмый, диелә.

"МАХ мессенджерын урнаштыру турындагы таләпләр Русия Конституциясенә каршы килми, чөнки алар мәгълүмати иминлек дәрәҗәсен һәм белем бирү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән", дип язылган министрлык җавабында.

▪️Русия мессенджерын булдыру турындагы канунны Русия президенты Владимир Путин узган елның 24 июнендә имзалаган иде.

▪️“Роскомсвобода”га нигез салучыларның берсе Саркис Дарбинян әлеге мессенджер аша куәт оешмалары сөйләшүләрне контрольдә тота алачак дип саный.

▪️Элегрәк Татарстанда активист республика президенты Рөстәм Миңнехановка мәктәп чатын MAX мессенджерына күчерүгә зарланды. Ул моны "көчләп тагу" дип атады.

@azatliqradiosi
  • 😡 10
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 15, 2026Бүген 15 октябрь - Хәтер көне уңаеннан егермеләп кеше Казанның Кирмәнендә татар ханнары җи…
  2. Oct 15, 2026Актанышның беренче мәктәбе коллективы, укучылар һәм ата-аналар Русиянең Украинага каршы ба…
  3. Oct 15, 2026Пенза төрмәсендә тотылган сәяси тоткын Рөстәм Халиков вафат «Хизб ут-Тәһрир» эше нигезендә…
  4. Oct 14, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра" Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне ба…
  5. Oct 14, 2026Татар теле – Сбербанк чатында иң популяр милли тел 2026 елның өченче кварталында кулланучы…
  6. Oct 14, 2026"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган Кыры…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →