Татарстанда активист республика президенты Рөстәм Миңнехановка мәктәп чатын MAX мессенджерына күчерүгә зарланган.
Ул моны "көчләп тагу" дип атаган.
Активист Ренат Сәлахов Inkazan-га белдерүенчә, ул Татарстан президенты идарәсенә язма мөрәҗәгать юллаган. Шулай ук русияләргә әлеге мессенджерны көчләп тагуны туктатуны таләп итеп петиция башлавын әйтә.
Әлеге петициядә активист Русия Конституциясенең берничә маддәсенә сылтануын белдерә. Аерым алганда аралашуны сайлау иреге, сүз һәм мәгълүмат иреге, ирекле икътисади эшчәнлек һәм көндәшлек хокуклары турындагы маддәләргә.
Азатлык Радиосы интернетта нәкъ Ренат Салахов исеменнән язылган петицияне таба алмады, әмма шундый эчтәлектәге петиция 26 август көнне Change.org-та чыккан. Аны әлегә 124 кеше имзалаган.
▪️Русия мессенджерын булдыру турындагы канунны Русия президенты Владимир Путин 24 июньдә имзалаган иде.
▪️1 сентябрьдан Татарстанда мәктәп чатларын “Сферум”нан Max Русия мессенджерына күчерәчәкләр. Күчеш этаплап башкарылачак.
▪️“Роскомсвобода”га нигез салучыларның берсе Саркис Дарбинян әлеге мессенджер аша куәт оешмалары сөйләшүләрне контрольдә тота алачак дип саный.
@azatliqradiosi
Post #28768
444
- 👍 7
- 🔥 3
- 👏 1