TGViewer
Channel Public Channel
Хәсән ТУФАН

Хәсән ТУФАН

@tufan1929

Хәсән Туфанның иҗаты, тормыш юлы, замандашлары.

Татар китабы йорты @tatbookhouse проекты
Subscribers
30
Photos
13
Videos
0
Links
1
Recent Posts 13 shown
Post #32 30
КАЮМ ТУГАН КӨН

1925 елда Каюм Насыйриның 100 еллыгын бәйрәм иткән чакта язылган шигырь. Шагыйрьнең әүвәлге чор иҗатына карый.

Шатлан, әй тел!
Өстеңә фәннәр киен!
Артка калган иске гомереңә төкер
Дә шаркылдап көл. —
Бәйрәмәй,
Бүген Каюм туган көн,
Чалмалы, мөэмин
иманлы көн сине читкә чиртеп
Тирги-тирги үгиләгәндә, —
«Төрки ул - мажик теле», — дип,
Ташландык мунча өйләргә, —
Кап сугучыга, ялчыларга сөргәндә,
Атаңдай, аркаң сыйпаган
Кем иде? —
Каюм түгелме?
Бу — шулай.

Йә, бүген, тел, син аны
Арткы елларның төбеннән
Тартып ал.
«Мажик теленең калканы!» —
Дип, өстенә
Куй тагып орден, медаль.

Инде син безнең белән
Өстеңә фәннәрне ки!
Аңга атланган оятларны буарга
Киттек әйдә: Бер! Ике!
Безгәме тартыш авыр?!
Иске тормыш: көш-ш яшәүдән!
Акылына тынлык оеткан,
«Салпылыкка» баш оя иткән
Безме ул?!
Юк! Без — бүгенге иртәгеләр!
Без — давыл!
Һоп-па, яшьләр — акыллы яшьләр!..

Февраль, 1925


@tufan1929
Post #30 78
Аралагыз мине!

Дөньяның мин күрдем урманнарын,
Далаларын, күлен, Себерен.
Тик күрмәдем, Илем, синнән бүтән,
Сагындырган ягын күрмәдем,
Сагынмаска мөмкин түгелен.

Кимсетмәде мине, читләмәде
Җир йөзенең һәрбер имәне;
Тик берсе дә миңа сезнең кебек:
«Улым, бәгърем, бәбкәм», — димәде.

Карагаен күрдем тайгаларның,
Усакларын күрдем Усаның;
Тик синең күк юксындырганны мин
Күрмәдем бер илдә, усагым!

Каеннар бар бөтен урманнарда,
Япандагы олы кырларда.
Беркайда юк ләкин сезнең сыман
Сагындырган каен, — беркайда!

Кайда барсам, гөлләр үз итәләр,
«Ят кеше бу, брамат» димиләр.
Тик сезнең күк алар җылы итеп:
«И абыкаем минем, браматым,
Җанкисәгем», — дия белмиләр.

Арыды инде сезне сагынып йөрәк,
Арыды инде газиз башкаем.
Яшел шәлең белән күләгәләп
Ял иттер бер, сеңлем ак каен.

Аралагыз мине, алмагачлар,
Аралагыз, миләш, баланнар.
«Ул фанатик ватанчы», — дип тирги
Экваторда мине бананнар…

1956


@tufan1929
  • ❤ 3
  • 🔥 1
  • 🥰 1
Post #29 53
***

Мин генәме, Такташ, сагынам сине?!
Мин генәме сине юксынам?! —
Урамдагы ак каеннар хәтта:
«Сәлам әйтегезче, зинһар өчен,
Табып шул Такташка!» — ди сыман.

Һәрбер чәчәк бүген әйтә сыман:
«Сәлам бездән, сәлам Такташка!» —
Мөмкинмени сине сагынмаска?
Мөмкинмени искә алмаска?

Ни булса соң, Һади, ни була соң,
Сагындырмасаң ла бу кадәр? —
Шушы залга менеп элеккечә
Килеп керсәң бүген син әгәр.

Күрер идең: ничек сөя илең,
Ничек сине өзелеп ярата.
Мәхәббәттән һәм рәхмәттән бүтән
Бер хис тә юк сиңа карата.

Тик мин генә бераз тиргим сине
Сагына-сагына искә алганда,
Киләчәккә, Такташ, шундый иртә,
Шундый иртә китеп барганга.

Даныбыз син безнең, остазыбыз, —
Рәхмәт синең шундый булуга!
Без генәме? Бездән генәме бу?!
Киләчәктән сәлам бу сиңа,
Киләчәктән, Такташ, киләчәктән...

Хәсән Туфан


Рәсем: Алсу Тимергалина. Һади Такташ портреты. ТР Милли музее фондынннан.

@tufan1929
  • ❤ 4
Post #28 64
Хәсән Туфан 1927 елда үзе турында язганнардан:

👉
Татарның бөтен әдәбиятын
, язучыларын күздән үткәреп, ничек, кайда табан үсүен тикшереп барырга тырышам.

Руслардан яратып укыган кешеләрем: Гладков, Безыменский, Маяковский, Уткин, Светлов. Әсәрләре арасыннан сайлап укылучы авторлар: Бибик, Ляшко, Гладков, Барбюс, Киллерман, Гете, Тагор.

Дөньяда иң яраткан кешеләрем: Ленин, Эдисон, Маркс, Бетховен, Сталин, Талмидж.

Иң яратмаган кешем — үзем. Мин нигәдер үземне онытам, карамыйм, эксплуатация ясап кирәгеннән артык эшләтәм төсле.

@tufan1929
  • ⚡ 3
  • 🔥 1
  • 🥰 1
Post #27 111
Хәсән ТУФАН Хәсән Туфанның «Юкмыш бабай малае» әкият-поэмасы 1960-1970-елларда ук рус теленә тәрҗемә ителә. Фотосурәтләрдә сез 1984 елгы басманың битләрен күрәсез. Әсәрне рус теленә яһүд милләтеннән булган совет шагыйре һәм тәрҗемәчесе, Татарстанның атказанган мәдәният…
Хасан_Туфан_Внук_бабая_Небывая_1984.pdf1.7 MB
Post #19 790
Хәсән Туфанның «Юкмыш бабай малае» әкият-поэмасы 1960-1970-елларда ук рус теленә тәрҗемә ителә. Фотосурәтләрдә сез 1984 елгы басманың битләрен күрәсез.

Әсәрне рус теленә яһүд милләтеннән булган совет шагыйре һәм тәрҗемәчесе, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Руфим Моран (1908—1986) тәрҗемә итә. Руфим Давидович Херсон губернасында туган, Николаев шәһәрендә заводта эшләгән чорда әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлаган. Бөек Ватан сугышында каты яраланган, орден-медальләр белән бүләкләнгән. 1948 елда кулга алына һәм репрессияләнә, 1955 елда азат ителә. Руфим Моран, махсус татар телен өйрәнеп, татар шагыйрьләре Муса Җәлил, Әхмәт Ерикәй, Нәҗип Думави, Габдулла Тукай, Габделҗаббар Кандалый, Мәүлә Колый, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Шәүкәт Галиевларның әсәрләрен русчага тәрҗемә итә. Ул Тукайның иң яхшы тәрҗемәчеләренең берсе дип санала.


👨‍🎨 Китапның совет чорындагы басмаларын Илдар Каюм улы Әхмәдиев (1935—2011) бизи. Ул Татарстанның күренекле рәссамы, акварельләр, линогравюралар, китап иллюстрацияләре һәм рәсемнәр авторы. Заманында ул «Тирән тамырлар» романына, «Тапшырылмаган хатлар» повестенең 1968 елгы басмасына иллюстрацияләр ясаган. «Азат хатын» һәм «Чаян» журналларында рәсемнәре һәм карикатуралары еш басылган. «Юкмыш бабай малае» өчен ясаган рәсемнәре аеруча уңышлы булып санала.

@tufan1929
  • ❤ 5
  • 🔥 4
  • 🥰 2
Post #18 87
📺 «Все плывут и плывут облака» — Хәсән Туфан турында 2001 елда төшерелгән кыска метражлы документаль фильм.

Фильм, шагыйрьнең 100 еллыгына багышлап, рус телендә әзерләнгән. Казан кинохроника студиясенең архив материаллары да кулланылган: тасмада Хәсән Туфан катнашында видеоязмалардан өзекләр дә китерелә.

Сценарий авторы - И.Кокова
Режиссер - Георгий Коков
Диктор - Н. Игнашов

Фильмның фәнни консультанты буларак Татарстан Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Алсу Хәйруллина катнашкан.

@tufan1929
VK Видео Документальный фильм - "Все плывут и плывут облака" Смотрите онлайн Документальный фильм - "Все плывут и плывут.. 18 мин 38 с. Видео от 14 февраля 2025 в хорошем качестве, без регистрации в бесплатном видеокаталоге ВКонтакте! 632 — просмотрели. 25 — оценили.
  • 🔥 3
  • ❤ 1
  • 🥰 1
Post #17 112
ЯЗ ДА ЯЗ ИНДЕ ХӘЗЕР

Гомәр Бәширгә

Аерган булса да бераз
Араны кайбер заман...
Тынгысыз, туры юлыбыз
Ил белән бергә һаман.

Сер итеп кенә дигәндәй,
Сиңа да әйтим микән?
Алтмышның аргы ягы да,
Билләһи, ямьле икән.

Бигрәк тә, безнең хәзерге,
Кояшлы, аяз дәвер
Шулкадәр әйбәт, күңелле! —
Яз гына инде хәзер.

Нәрсәдер сизгән сыман, син
Елмаеп йөри идең;
Шул чакны көткән, күрәсең,
Синең бу юбилеең.

Һәм бүген килсә дә Тукай,
Сәхнәгә чыкса иде:
Нәрсәдер әйтер дә сиңа,
Кулыңны кысар иде...

Хөрмәтли сине Туган ил.
Ә ул юк, ялгышмый бит:
Иҗатта гына түгел, син
Һәркайда намуслы бит!


1961

📷 ТР Милли музее фондыннан. Утыралар: Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов. Басып торалар: Хәмит Ярми, Шәйхи Маннур.

@tufan1929
  • ❤ 5
  • 🔥 2
  • 🥰 1
Post #16 90
***

Тукай залы. Асыл зиннәтләр дә,
Җиһазлар да юк та бу залда, —
Кайда китмә, һаман искә төшеп,
Басып тора бу зал күзалда.

Бу диварлар безнең туганнарның
Соңгы сүзен азмы тыңлаган?
Туган илгә кайтмый калганнардан
Кемнәр генә монда булмаган?

Җанны куяр урын тапмаганда,
Юксынганда, йөрәк янганда,
Эч пошканда, яшьлек эзе белән
Үткәннәргә кайтып барганда, —
Шул бинага килеп керәм кайчак
Зал буш чакта, җәйге таңнарда.

Тәрәзәләрне иртәнге җил сыйпый.
Беркем дә юк залда. Буш ул, буш.
Ә күңелгә серле тавыш кагыла,
Кемдер әйтә сыман: «Хуш», «хуш», «хуш...»


1963

📷 Негатив. Помещение в Клубе Союза писателей им. Тукая (фоторепродукция). ТР Милли музее фондыннан

@tufan1929
  • ❤ 2
  • 🥰 1
Post #14 102
***
Л.С.

Әйткән идең:
«Әгәр сөя калсаң
Миннән башка берәр бүтәнне,
Сөй... тик сөй син
Миннән яхшыракны,
Сөймә ләкин миннән түбәнне...»

Юлыктым мин быел бер чәчкәгә
Көтмәгәндә, уйламаганда,
Нәкъ синдәйгә, синең шикеллегә,
Әйтерсең лә синең дәвамга...

Тормышымның синнән соңгысында
Тапканым юк иде һичкемне.
Нишләргә соң?— Бер киңәш бир миңа:
Ул һәр яктан Синең шикелле...

Нишләргә соң?— дигән сорау белән
Киләм менә рәсемең каршына...
Үзең булсаң әгәр,
Мондый уйлар
Килер идемени башыма?!.


1957

📷 ТР Милли музее фондыннан.
Шигырьгә композитор Әнвәр Бакиров көй язган.


@tufan1929
  • 💔 2
Post #13 80
***

Син — күптәнге. Чиксез борынгы син.
Син мәңгенең үзе күк олы.
Һәрбер эра хәтереңдә синең,
Ә ул бары — бу гасыр улы.

Ул дөньяга килде синең йортта.
Син күрсәттең аңа, син... юлны.
Күрәсеңдер, юлың кая илтте?
Күрәсеңдер, аңа ни булды!..

Ул бит элек болай түгел иде.
Йөзе — сары... Башы — чал инде...
Ул каяндыр сиңа табан килә, —
Капкага чык, каршы ал инде.

Киткәндә ул мондый түгел иде...
Кем эше бу, заман, кем эше?
Намусың булса, чык, каршыла, тезлән:
— Гафу ит, — дип, — мине син, кеше!

Чык, каршыла, тезлән, гафу үтен.
Юк, типмәс ул... синең борынга:
Тибү түгел,
Сине яхшы итү,
Гадел итү — аның уенда!


1956

@tufan1929
  • 💔 1
Post #12 64
***

Урамнарны ялгыз ураганда,
Бер исеңә төшер шуларны:
Яфрак-яфрак карлар яуганда
Көри идек карлы юлларны;
Киң урамнар безгә тар иде лә...
Нинди матур чаклар бар иде.

Шул елларның юлга яуган кары
Эремәгән кебек заманда
Бер исеңә төшер шул чакларны,
Яфрак-яфрак карлар яуганда.
Юлларыбыз кайчак тар иде дә,
Уйларыбыз кардан ак иде...


1956

@tufan1929
  • 💔 3
  • 🥰 2
Post #11 64
Сөйли торган материя

Юл читенә басып, уйга талып,
Карап тора гүзәл миләүшә.
Найларгадыр барган юлчы аңа
Йомшак кына итеп эндәшә:

— Йөрәгем дә арыды юлда,
Аяклар да талчыкты бүген,
Туктап шунда, сүз кушарга сиңа
Рөхсәт итче, таныш түгелем.

Тартынма син, сеңелем, ятсынма син,
Сөйләшик бер утырып янәшә.
Ятлар түгел, сиңа минем аша
Бертуганың — матдә эндәшә.

Ераклардан, галактикалардан
Без бу җиргә бергә килдек ич,
Без матдәнең безне тудырачак
Потенциаль көче идек ич.

Ничә миллион гасыр үтте инде
Безнең шушы җиргә килгәнгә...
Син бер гөлгә инде әверелгәнсең,
Ә мин менә — кеше-дигәнгә.

Тартынма син, сеңелем, ятсынма син,
Серләшик бер утырып янәшә,
Ятлар түгел, сиңа минем аша
Бертуганың — матдә эндәшә.

Ах, синең бу яшьлек матурлыгың
Аяктан ук ега йөрәкне.
Шундыйлыкка сине кояшлармы,
Йолдызлармы — кем соң өйрәтте?

Күрәм:
Син дә бөек яшьлек эшен,
Гүзәл хәлне хәтерләтәсең;
Җирдә тормыш дәвам итсен өчен
Тормышка син әзерләнәсең.

Синең парың еракларда түгел,
Шул далада, сеңелем, якында;
Күбәләкләр белән, җилләр белән
Серләшә ул синең хакыңда.

Алъяпкычын гөлләр тузанында
Алтынлаган зәңгәр күбәләк,
Сөйгәнеңнән сиңа сәлам китереп,
Күзләреңне синең үбәчәк.

Ә минеке? Ә минеке ерак,
Ерак әле моннан шулкадәр;
Бу төшләргә килеп җитә алмый
Ни бер сәлам, ни хат, ни хәбәр!

Эх, очар да кайтып китәр идем,
Җаным әгәр күбәләк булса;
Тормышларым әгәр ватык түгел,
Сынык түгел, түгәрәк булса.

Җил-яңгырлар аны каксалар да,
Суксалар да ташка мескенне,
Сыгылмаска, саргаймаска тырыша,
Көзге көнге астра шикелле.

Тартынма син, сеңелем, ятсынма син,
Серләшик бер утырып янәшә,
Ятлар түгел, сиңа минем аша
Бертуганың — матдә эндәшә:

Мин — бу кырлар, сулар, җилләрдәге
Атомнарның иске туганы:
Материя мин, җаным,
Аның бары
Сөйли, җырлый, сагына торганы.


@tufan1929
  • 😭 2
Older posts →

About this channel

How can I read @tufan1929 without a Telegram account?
TGViewer shows the public web preview Telegram publishes for Хәсән ТУФАН: recent posts, photos, videos and the subscriber count, with no app, login or account.
How many subscribers does Хәсән ТУФАН have?
Хәсән ТУФАН (@tufan1929) has 30 subscribers on Telegram, refreshed roughly every 30 minutes.
Does Хәсән ТУФАН know I viewed it here?
No. Public channel previews carry no viewer identity, and TGViewer has no accounts or tracking of what you look up.
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →