Мин генәме, Такташ, сагынам сине?!
Мин генәме сине юксынам?! —
Урамдагы ак каеннар хәтта:
«Сәлам әйтегезче, зинһар өчен,
Табып шул Такташка!» — ди сыман.
Һәрбер чәчәк бүген әйтә сыман:
«Сәлам бездән, сәлам Такташка!» —
Мөмкинмени сине сагынмаска?
Мөмкинмени искә алмаска?
Ни булса соң, Һади, ни була соң,
Сагындырмасаң ла бу кадәр? —
Шушы залга менеп элеккечә
Килеп керсәң бүген син әгәр.
Күрер идең: ничек сөя илең,
Ничек сине өзелеп ярата.
Мәхәббәттән һәм рәхмәттән бүтән
Бер хис тә юк сиңа карата.
Тик мин генә бераз тиргим сине
Сагына-сагына искә алганда,
Киләчәккә, Такташ, шундый иртә,
Шундый иртә китеп барганга.
Даныбыз син безнең, остазыбыз, —
Рәхмәт синең шундый булуга!
Без генәме? Бездән генәме бу?!
Киләчәктән сәлам бу сиңа,
Киләчәктән, Такташ, киләчәктән...
Хәсән Туфан
Рәсем: Алсу Тимергалина. Һади Такташ портреты. ТР Милли музее фондынннан.
@tufan1929
