TGViewer
Хәсән ТУФАН Хәсән ТУФАН @tufan1929 · 30 subscribers
Post #30 78
Аралагыз мине!

Дөньяның мин күрдем урманнарын,
Далаларын, күлен, Себерен.
Тик күрмәдем, Илем, синнән бүтән,
Сагындырган ягын күрмәдем,
Сагынмаска мөмкин түгелен.

Кимсетмәде мине, читләмәде
Җир йөзенең һәрбер имәне;
Тик берсе дә миңа сезнең кебек:
«Улым, бәгърем, бәбкәм», — димәде.

Карагаен күрдем тайгаларның,
Усакларын күрдем Усаның;
Тик синең күк юксындырганны мин
Күрмәдем бер илдә, усагым!

Каеннар бар бөтен урманнарда,
Япандагы олы кырларда.
Беркайда юк ләкин сезнең сыман
Сагындырган каен, — беркайда!

Кайда барсам, гөлләр үз итәләр,
«Ят кеше бу, брамат» димиләр.
Тик сезнең күк алар җылы итеп:
«И абыкаем минем, браматым,
Җанкисәгем», — дия белмиләр.

Арыды инде сезне сагынып йөрәк,
Арыды инде газиз башкаем.
Яшел шәлең белән күләгәләп
Ял иттер бер, сеңлем ак каен.

Аралагыз мине, алмагачлар,
Аралагыз, миләш, баланнар.
«Ул фанатик ватанчы», — дип тирги
Экваторда мине бананнар…

1956


@tufan1929
  • ❤ 3
  • 🔥 1
  • 🥰 1
More from @tufan1929
  1. Feb 14, 2026КАЮМ ТУГАН КӨН 1925 елда Каюм Насыйриның 100 еллыгын бәйрәм иткән чакта язылган шигырь. Ша…
  2. Jan 22, 2026*** Мин генәме, Такташ, сагынам сине?! Мин генәме сине юксынам?! — Урамдагы ак каеннар хәт…
  3. Jan 17, 2026Хәсән Туфан 1927 елда үзе турында язганнардан: 👉 Татарның бөтен әдәбиятын, язучыларын күз…
  4. Jan 11, 2026document post
  5. Jan 11, 2026Хәсән Туфанның «Юкмыш бабай малае» әкият-поэмасы 1960-1970-елларда ук рус теленә тәрҗемә и…
  6. Jan 10, 2026📺 «Все плывут и плывут облака» — Хәсән Туфан турында 2001 елда төшерелгән кыска метражлы…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →