TGViewer
Хәсән ТУФАН Хәсән ТУФАН @tufan1929 · 30 subscribers
Post #11 64
Сөйли торган материя

Юл читенә басып, уйга талып,
Карап тора гүзәл миләүшә.
Найларгадыр барган юлчы аңа
Йомшак кына итеп эндәшә:

— Йөрәгем дә арыды юлда,
Аяклар да талчыкты бүген,
Туктап шунда, сүз кушарга сиңа
Рөхсәт итче, таныш түгелем.

Тартынма син, сеңелем, ятсынма син,
Сөйләшик бер утырып янәшә.
Ятлар түгел, сиңа минем аша
Бертуганың — матдә эндәшә.

Ераклардан, галактикалардан
Без бу җиргә бергә килдек ич,
Без матдәнең безне тудырачак
Потенциаль көче идек ич.

Ничә миллион гасыр үтте инде
Безнең шушы җиргә килгәнгә...
Син бер гөлгә инде әверелгәнсең,
Ә мин менә — кеше-дигәнгә.

Тартынма син, сеңелем, ятсынма син,
Серләшик бер утырып янәшә,
Ятлар түгел, сиңа минем аша
Бертуганың — матдә эндәшә.

Ах, синең бу яшьлек матурлыгың
Аяктан ук ега йөрәкне.
Шундыйлыкка сине кояшлармы,
Йолдызлармы — кем соң өйрәтте?

Күрәм:
Син дә бөек яшьлек эшен,
Гүзәл хәлне хәтерләтәсең;
Җирдә тормыш дәвам итсен өчен
Тормышка син әзерләнәсең.

Синең парың еракларда түгел,
Шул далада, сеңелем, якында;
Күбәләкләр белән, җилләр белән
Серләшә ул синең хакыңда.

Алъяпкычын гөлләр тузанында
Алтынлаган зәңгәр күбәләк,
Сөйгәнеңнән сиңа сәлам китереп,
Күзләреңне синең үбәчәк.

Ә минеке? Ә минеке ерак,
Ерак әле моннан шулкадәр;
Бу төшләргә килеп җитә алмый
Ни бер сәлам, ни хат, ни хәбәр!

Эх, очар да кайтып китәр идем,
Җаным әгәр күбәләк булса;
Тормышларым әгәр ватык түгел,
Сынык түгел, түгәрәк булса.

Җил-яңгырлар аны каксалар да,
Суксалар да ташка мескенне,
Сыгылмаска, саргаймаска тырыша,
Көзге көнге астра шикелле.

Тартынма син, сеңелем, ятсынма син,
Серләшик бер утырып янәшә,
Ятлар түгел, сиңа минем аша
Бертуганың — матдә эндәшә:

Мин — бу кырлар, сулар, җилләрдәге
Атомнарның иске туганы:
Материя мин, җаным,
Аның бары
Сөйли, җырлый, сагына торганы.


@tufan1929
  • 😭 2
More from @tufan1929
  1. Feb 14, 2026КАЮМ ТУГАН КӨН 1925 елда Каюм Насыйриның 100 еллыгын бәйрәм иткән чакта язылган шигырь. Ша…
  2. Feb 13, 2026Аралагыз мине! Дөньяның мин күрдем урманнарын, Далаларын, күлен, Себерен. Тик күрмәдем, Ил…
  3. Jan 22, 2026*** Мин генәме, Такташ, сагынам сине?! Мин генәме сине юксынам?! — Урамдагы ак каеннар хәт…
  4. Jan 17, 2026Хәсән Туфан 1927 елда үзе турында язганнардан: 👉 Татарның бөтен әдәбиятын, язучыларын күз…
  5. Jan 11, 2026document post
  6. Jan 11, 2026Хәсән Туфанның «Юкмыш бабай малае» әкият-поэмасы 1960-1970-елларда ук рус теленә тәрҗемә и…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →