TGViewer
Хәсән ТУФАН Хәсән ТУФАН @tufan1929 · 30 subscribers
Post #17 112
ЯЗ ДА ЯЗ ИНДЕ ХӘЗЕР

Гомәр Бәширгә

Аерган булса да бераз
Араны кайбер заман...
Тынгысыз, туры юлыбыз
Ил белән бергә һаман.

Сер итеп кенә дигәндәй,
Сиңа да әйтим микән?
Алтмышның аргы ягы да,
Билләһи, ямьле икән.

Бигрәк тә, безнең хәзерге,
Кояшлы, аяз дәвер
Шулкадәр әйбәт, күңелле! —
Яз гына инде хәзер.

Нәрсәдер сизгән сыман, син
Елмаеп йөри идең;
Шул чакны көткән, күрәсең,
Синең бу юбилеең.

Һәм бүген килсә дә Тукай,
Сәхнәгә чыкса иде:
Нәрсәдер әйтер дә сиңа,
Кулыңны кысар иде...

Хөрмәтли сине Туган ил.
Ә ул юк, ялгышмый бит:
Иҗатта гына түгел, син
Һәркайда намуслы бит!


1961

📷 ТР Милли музее фондыннан. Утыралар: Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов. Басып торалар: Хәмит Ярми, Шәйхи Маннур.

@tufan1929
  • ❤ 5
  • 🔥 2
  • 🥰 1
More from @tufan1929
  1. Feb 14, 2026КАЮМ ТУГАН КӨН 1925 елда Каюм Насыйриның 100 еллыгын бәйрәм иткән чакта язылган шигырь. Ша…
  2. Feb 13, 2026Аралагыз мине! Дөньяның мин күрдем урманнарын, Далаларын, күлен, Себерен. Тик күрмәдем, Ил…
  3. Jan 22, 2026*** Мин генәме, Такташ, сагынам сине?! Мин генәме сине юксынам?! — Урамдагы ак каеннар хәт…
  4. Jan 17, 2026Хәсән Туфан 1927 елда үзе турында язганнардан: 👉 Татарның бөтен әдәбиятын, язучыларын күз…
  5. Jan 11, 2026document post
  6. Jan 11, 2026Хәсән Туфанның «Юкмыш бабай малае» әкият-поэмасы 1960-1970-елларда ук рус теленә тәрҗемә и…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →