Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре Сәләт Биләр Форумда катнашты
💜 Сәләт Биләр Форум быел да белем һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелде. Җыен кысаларында фән, иҗат, сәнгать һәм спорт юнәлешләрендә тематик лабораторияләр эшли.
⚛️ Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре форумда катнашучылар өчен лекцияләр һәм мастер-класслар үткәрде.
🌐 Институт директоры Ринат Гыйльмуллин институтның тарихы һәм эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында сөйләде. Ясалма интеллект өлкәсендәге заманча алымнар турында «Цифрлы ярдәмнән аңлатмалы ясалма интеллектка» дигән лекция тәкъдим итте.
🟣 Институтның баш фәнни хезмәткәре Җәүдәт Сөләйманов, педагогика һәм фикерләүнең фундаменталь мәсьәләләренә кагылып, «Мәгарифтә фикер» темасына лекция укыды.
📚 Әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Булат Хәкимов институт тарафыннан эшләнгән төп лингвистик ресурсларның берсе булган «Туган тел» милли корпусының мөмкинлекләре белән таныштырды.
✔️ Аспирант Азамат Гыймазов ясалма интеллект системасы ярдәмендә барлыкка килгән текстлардагы фактологик хаталарны классификацияләү турында тикшеренү тәкъдим итте.
▪️6-11 июль көннәрендә узучы җыенда Россия төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан 800ләп бала катнаша.
▪️Быелгы форум «Сәләт» фестивальләренең 30 еллыгына һәм форумнарның 15 еллыгына багышлана.
#СәләтБиләрФорум #Сәләт
Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.
TatSoft | @ipsanrt
Post #470
561



- 👍 4
- 👏 2