Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре Мәскәүдә "Мәгълүмати технологияләр һәм Россия халыкларының телләре" стратегик сессиясендә катнашты
21-22 май «Яндекс» компаниясенең Мәскәү офисында Россия халыклары телләрен үстерүдә цифрлы алымнарга багышланган стратегик сессия узды.
Ул Россиянең Милләтләр эшләре федераль агентлыгы ярдәмендә Россия халыклары йорты һәм «Яндекс» тарафыннан оештырылды.
Компьютер лингвистикасы, ясалма интеллект белгечләре, фән һәм мәгариф оешмалары, хакимият вәкилләре җыелган бу чарада Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре дә катнаша.
Институт директоры Ринат Гыйлмуллин пленар утырышта "Татар теленә цифрлы ярдәм күрсәтүдән семиотик аңлатмалы ясалма интеллектка: Гамәли семиотика институтының фәнни-технологик тәҗрибәсе" дигән темага чыгыш ясады.
Ул институт алымнарының эволюциясе: татар теле өчен цифрлы ресурслар булдырудан башлап текстларны мәдәни кодлар контекстында эшкәртү һәм аңлатуга сәләтле семиотик ясалма интеллект модельләрен төзү юллары турында сөйләде.
Институтның фәнни хезмәткәрләре Дамир Мөхәммәтшин һәм Николай Прокопьев панель сессиядә "TurkTEL платформасы һәм «Туган тел» милли корпусы нигезендә төрки телләрне онтолингвистик модельләштерү" темасына чыгыш тәкъдим итте.
Алар институтта төрки телләр өчен онтолингвистик ресурслар булдыру юнәлешендә башкарылган эшләргә күзәтү ясады, шулай ук телне автоматик эшкәртүдә нейросимвол ысулын куллану турында фикерләрен җиткерделәр.
Стратегик сессиядә катнашу институт эшләрен федераль дәрәҗәдә тәкъдим итү белән бергә, ясалма интеллект технологияләре ярдәмендә Россия халыклары телләрен үстерү өлкәсендә илнең әйдәп баручы фәнни үзәкләре һәм IT-компанияләре белән хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирде.
#ЯсалмаИнтеллект
TatSoft | @ipsanrt
Post #453
740






- ❤ 5
- 👍 1