Интеллект формуласы. Нейрочелтәрләрнең чиксез зураюы аларны акыллырак итәме?
Хәзерге нейрочелтәрләрнең шактый уңышлы эшләве нәрсәгә нигезләнә? 🤔
😳 Һарвард университетының теоретик физиклар төркеме бу уңышның сәбәбен математик яктан аңлаткан мәкалә бастырып чыгарды.
👁 Галимнәр исбатлаганча, кайбер AI модельләренең гаҗәеп уңышлы эшләве статистик механиканың төп принципларына нигезләнә икән.
📊 Очраклы матрица теориясен кулланып, алар "масштаблау кануннарын" (scaling laws) аңлатучы аналитик формулалар уйлап чыгарган — бу кагыйдәләр киләчәк модельләрнең куәтен алдан фаразларга мөмкинлек бирә.
🤩 Тикшеренүнең төп идеясе квант теориясенең ренормалаштыру (renormalization) концепциясенә нигезләнә. Модельне өйрәтү вакытындагы статистик хаталар квант флуктуацияләренә охшаш булып чыккан.
🧪 Мәкаләдә Ясалма интеллектны өйрәтү тизлеге нәрсәгә бәйле дигән сорауга төгәл җавап бирелә. Масштаблау канунындагы дәрәҗә күрсәткече мәгълүмат структурасына: аның күләменә һәм катлаулылыгына бәйле.
⚡️ Мәкалә авторлары бу теорияне универсаль дип атый. Ул гади регрессия модельләренә дә, катлаулы архитектураларга да кулланыла ала. Асылда, галимнәр Ясалма интеллект үсешен чикли торган барлык тар урыннарны (bottlenecks) билгеләп чыккан.
📈 Һарвард төркеме салган теоретик фундамент модельләр өйрәтүнең киләчәгенә яңача карарга мөмкинлек бирә.
🤩 Модельләрне өйрәтү бәясе миллиардларча доллар белән исәпләнә башлаган чорда гипотезаларны эмпирик барлаудан архитектураларны интеллектуаль проектлауга күчү кирәк. Бу — нәтиҗәле AI-системалар ясау өчен бердәнбер юл дип саный мәкалә авторлары.
👉 Мәкаләне тулысынча монда укып була: Scaling and renormalization in high-dimensional regression //Journal of Statistical Mechanics: Theory and Experiment
Яңалык ошаса 👍 ошамаса👎 куегыз.
#ЯсалмаИнтеллект #ФәнЯңалыклары
TatSoft | @ipsanrt
Post #451
564

- 👍 6
- ❤ 2
- 🔥 2