Ясалма интеллект "хисле" була аламы?
Игътибар иткәнегез бар микән, нейрочелтәрләр торган саен ныграк кешеләргә охшатып аралаша башлады.
ChatGPT "мин сезгә ярдәм итәргә шатмын" ди. Claude хата җибәрсә, гафу үтенә. Gemini хәйлә сизсә, эшеннән туктый.
Төрле нейрочелтәрләр эшчәнлеген тикшерүче галимнәр көтелмәгән нәтиҗәгә килгән: ясалма интеллект көчлерәк һәм "акыллырак" булган саен, кешегә хас реакция белдерә икән.
🤖 Эксперимент нәтиҗәләре
АКШтагы AI Иминлеге үзәге (Center for AI Safety) белгечләре 56 иң популяр AI моделен сынап караган. Аларга махсус әзерләнгән бик “рәхәт”, яисә киресенчә, бик тискәре контент тәкъдим ителгән.
Эксперимент нәтиҗәләре галимнәрнең үзләрен дә аптыраткан. Уңай стимуллардан соң нейрочелтәрләр үзләренең хәлен "яхшырак" дип бәяләгән, ә менә тискәре стимуллардан соң киресенчә – "рәхәтсезлек" билгеләре күрсәткән.
🧠 Белгечләр аңлатмасы
Белгечләр аңлатуынча, хәзерге модельләр уңай һәм тискәре контекстны бик оста аера икән. Шул ук вакытта сүз кешеләргә хас чын хис-кичерешләр яки аң турында бармый.
AI экспертларының күбесе нейрочелтәрләр чын хисләр кичерә алмый дип саный. Әмма проблем шунда – бу модельләр үзләрен шундый хисләр кичергән кебек тота башлый, бу кулланучыларга зур йогынты ясый.
🤔 Ә сезнеңчә, Ясалма интеллект хисле була аламы?
Nano Banana сурәте
#ЯсалмаИнтеллект
TatSoft | @ipsanrt
Post #442
522

- ❤ 3