TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.64K subscribers
Post #440 752
Мирза Мәхмүтов тууына 100 ел

Күренекле галим, педагог, дәүләт эшлеклесе Мирза Мәхмүтов тууына 100 ел тулды.

Мирза Мәхмүтов (1926-2008) – Татарстан фәннәр академиясенең социаль-икътисади фәннәр бүлегенең академик-секретаре, проблемалы укыту теориясенә нигез салучы, 500дән артык фәнни хезмәт авторы.


▪️1958-1976 елларда Татарстан АССР мәгариф министры, республиканың мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертә.

▪️1976-1992 елларда Һөнәри педагогика фәнни-тикшеренү институтын оештыручы һәм җитәкчесе.

▪️1992-1995 елларда Татар-Америка төбәк колледжын оештыручы һәм ректоры.

▪️1995 елдан Татарстан фәннәр академиясенең социаль-икътисади фәннәр бүлегенең академик-секретаре.

▪️Бу вазифада ТФА һәм Казан дәүләт университетының уртак Шәкли фәһем проблемалары лабораториясе эшчәнлеген оештыруга зур өлеш кертә.

▪️Аеруча, электрон педагогика эшләнмәлере, санак ярдәмендә татар теленә өйрәтү программаларын төзүгә зур әһәмият бирә.

▪️ТФА Гамәли семиотика институты нәкъ шул лаборатория нигезендә оеша.

▪️Шулай ук, Мәхмүтов тәкъдиме һәм хуплавы белән ТФА һәм Сәләт яшьләр оешмасының уртак Интеллектуаль потенциал һәм талант мәсьәләләрен өйрәнү лабораториясе төзелә.

▪️Бу лабораторияне Мәхмүтовның тормыш иптәше һәм фән өлкәсендә дәвамчысы Диләрә Шакирова җитәкли.

▪️2026 ел Татарстанда мәгариф өлкәсендә Мәхмүтов елы дип игълан ителде.

#МирзаМәхмүтов

TatSoft | @ipsanrt
  • ❤ 7
  • 👍 2
More from @ipsanrt
  1. Oct 12, 2026🏅 Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге тотрыклылык өчен бирелде Альфред Нобель истәле…
  2. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  3. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  4. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  5. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  6. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →