TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.63K subscribers
Post #44 1.78K
Дуслар! Гамәли семиотика институты сөйләм технологияләренә бәйле яңа проектта катнаша.

Әлеге күптелле проектның максаты - тавыш белән идарә ителә торган системалар (роботлар, акыллы системалар, әйберләр интернеты һ.б.) өчен татар, төрек, казах, үзбәк, инглиз һәм рус телен таный торган модельләр ясау. Шуның өчен татар телендә сөйләм командалары җыелмасын тупларга кирәк.

Бу эштә безгә "Татар тавышы" исемле сезгә инде таныш булган бот ярдәм итәчәк. Үз өлешегезне кертәсегез килсә, тәкъдим ителгән 35 сүзне укырга кирәк, бу 10 минут тирәсе генә вакытыгызны алачак.

✅ Ботка күчеп, /start басыгыз
✅ Тәкъдим ителгән командаларны укыгыз
✅ Ашыкмыйча укырга тырышыгыз, яздыру төймәсенә баскач, берәр секунд көтеп торыгыз, "команда" сүзен әйткәч тә, кечкенә генә пауза ясагыз
✅ Гадәти тыныч интонация белән укыгыз
✅ Яздырганда чит тавышлар ишетелмәсен иде
✅ Яздырылганны тыңлап карагыз. Дөрес яздырылмаганны яңадан яздырып була.

35 сөйләм командасы яздырылып беткәч, ботта гадәттәгечә эшне дәвам итеп, җөмләләр яздыра аласыз. Алар безгә һаман да кирәк әле.😉

Сораулар яки тәкъдимнәрегез булса, институт каналына языгыз.
Telegram Татар Тавышы Бот для сбора голосовых сообщений на татарском языке. ⚙️ ТР ФА Гамәли семиотика институты 👥 Канал - @ipsanrt
  • 👍 13
  • ❤ 3
  • 👎 1
More from @ipsanrt
  1. Oct 12, 2026🏅 Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге тотрыклылык өчен бирелде Альфред Нобель истәле…
  2. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  3. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  4. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  5. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  6. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →