NVIDIA башлыгы Дженсен Һуанг (Jensen Huang) ширкәтнең еллык конференциясендә чыгыш ясап, алдагы елларга стратегиясен тәкъдим итте.
NVIDIA – график процессорлар (GPU) һәм чиплар җитештерүче дөньяның иң алдынгы ширкәте. Ясалма интеллект системалары шул чиплар нигезендә эшли.
Чыгышның әһәмияте шунда, сүз чираттагы яңа чип турында гына түгел, ә ясалма интеллектның яңа чоры турында бара: дата-үзәкләр әкренләп AI factory – интеллектны индустриаль күләмдә "җитештерүче" фабрикаларга әйләнә.
Чыгышның өч төп тезисын тәкъдим итәбез. Тулысынча монда карый аласыз.
🪙 Токен – киләчәк валютасы
Һуанг әйтүенчә, AI чорында "интеллект токеннары" – ул яңа валюта, ә AI фабрикалары – шул токеннарны тудыручы инфраструктура. Ягъни, хикмәт хәзер тимер көчендә түгел, ә системаның һәр ватт энергиядән никадәр "интеллект" чыгара алуында.
💻 Vera Rubin – яңа AI-платформа
NVIDIA белдерүенчә, Vera Rubin исемле яңа платформа, алдагы Blackwell белән чагыштырганда, бер токен бәясен 10 тапкырга кадәр киметә һәм зур модельләрне 4 тапкыр азрак GPU белән өйрәтергә мөмкинлек бирә.
Vera Rubin (1928-2016) – галактикалар әйләнешен өйрәнеп, Галәмдә кара матдә барлыгына көчле дәлилләр китергән американ астрономы.
📱 Суверен AI
Һуанг тагын бер мөһим фикер әйтте: һәр илнең үз мәгълүмат базалары, үз модельләре, үз инфраструктурасы һәм үз белгечләре булырга тиеш. Ягъни, ясалма интеллект хәзер технология генә түгел, ә интеллектуаль суверенитет мәсьәләсенә әйләнә.
🤔 Ә сез бу турыда ни уйлыйсыз?
#ясалма_интеллект #nvidia
TatSoft | @ipsanrt
