26 апрель татар дөньясы Габдулла Тукайның (1886-1913) 140 еллыгын билгели. Бөек шагыйрьне искә алуның иң мәгъкуль ысулы — аның берәр әсәрен уку.
Без "Бәрәңге һәм гыйлем" шигырен сайлап алдык. Беренчедән, анда гыйлем төшенчәсе бар. Икенчедән, ул бүген дә актуаль яңгырый.
Бәрәңге һәм гыйлем
И бәрәңге! Безгә килдең син ерак Амрикадан;
Мәгърифәт! Син безгә килдең мондарак — Яурупадан.
И бәрәңге! Син күрендең әүвәле күрнешкә чит;
Шаулады, күргәч сине, барлык мужик: ул дип «җәдид!»
Ул бәрәңгене китергән дип бу җиргә дәһриләр
Һәм эчендә ул бәрәңгенең, имеш, дип зәһре бар.
И бәрәңге, күп әзаларга синең сабрың беләм,
Ташлады йолкып мужик халкы төбең-тамрың белән.
Ул бәрәңгене ашаучыны ора дип Алласы,
Син аталдың ул заман: «кяфер вә шәйтан алмасы!»
И бәрәңге! Инде шатлан, кичте баштан ул чагың;
Син, җиңеп, иттең мәкян инде мужикның корсагын.
Син кикертсәң, ул хәзер: «Әлхәмделилла!» — дип куя;
«Күп шөкер, — ди, — бу җимешне бирде Мәүла!» — дип куя.
Син, алып үрнәк сабырлы бу бәрәңгедән, гыйлем!
Аз гына нурландыра башла мужикларның миен!
Әсәр 1912 елда дөнья күргән. Автор мондый искәрмә ясаган:
Мәгълүмдер ки, бәрәңге моннан йөз еллар элек Русиядә булмаган. Соңрак Амрикадан китерелгән, һәр яңалыктан курыккан авыл халкы, бәрәңгедән дә куркып, аны ашамаганнар вә «шәйтан алмасы» дип атаганнар.
Шигырьдәге кайбер сүзләр бүген киң кулланышта очрамый. Аларның мәгънәсен беләсезме?
Дәһри — динсез
Зәһре (зәһәре) — агуы
Әза — җәбер
Мәкян — урын
Мәүла — Алла
Фотода: Габдулла Тукай, 1912 ел
#Тукай
TatSoft | @ipsanrt
