TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.64K subscribers
Post #436 605
2030 елга кеше суперсанакка әйләнергә мөмкин

Һәм бу шаярту түгел.

Futuresource белгечләре башкарган тикшеренүгә күрә, 2030 елга без кулланган гаджетларның (смартфон, сәгать, күзлек, колакчын) куәте суперкомпьютер дәрәҗәсенә җитәчәк.

📱Бүгенге смартфоннарның куәте ~100 TOPS чамасы булса, 2030 елга → 1000 TOPS кадәр артачак.

TOPS (Tera Operations Per Second — процессор куәтен үлчәү берәмлеге; 1 TOPS = 1 секундка 1 триллион операция)


Нәрсәләр үзгәрә?

🔹 AI «болытта» түгел, синең кесәдә, интернетсыз да эшли
🔹 гаджетлар сине тизрәк һәм яхшырак «аңлый»
🔹 мәгълүмат читкә китми, үзеңдә кала

🧠 Кыскасы: AI — аерым кушымта түгел, ә һәр җайланманың «мие» булачак.

🤖 Башкача әйткәндә: кеше йөрүче суперсанакка әйләнә.

Сез ничек уйлыйсыз: мондый куәт безне акыллырак итәрме, әллә технологиягә бәйлелекне генә арттырырмы?👇

#ЯсалмаИнтеллект

TatSoft | @ipsanrt
  • ❤ 4
  • 👍 4
  • 🔥 2
More from @ipsanrt
  1. Oct 12, 2026🏅 Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге тотрыклылык өчен бирелде Альфред Нобель истәле…
  2. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  3. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  4. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  5. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  6. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →