ГигаЧат татар телендә аралаша башлады
Татарстан Фәннәр академиясе Сбер белән берлектә милли телләр өчен ясалма интеллект технологияләрен үстерү юнәлешендә мөһим эш башкарды: ГигаЧат (GigaChat) нейрочелтәр моделе татар теленә өйрәтелде.
Бу эштә Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты да актив катнаша.
Проект кысаларында татар телендә зур күләмле һәм җентекләп тикшерелгән мәгълүмат корпусы төзелде. Аңа Гамәли семиотика институты әзерләгән татар теленең «Туган тел» милли корпусы ресурслары, әдәбият әсәрләре, матбугат басмалары, уку әсбаплары, шулай ук башка ачык чыганаклар керә.
Бу татар телендәге текстны аңлау һәм генерация сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирде.
ГигаЧатны беренче итеп татар теленә өйрәтү аеруча әһәмиятле. Татарстан өчен бу технологик казаныш кына түгел, ә глобаль цифрлаштыру шартларында татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерүдә мөһим адым булып тора.
Сүз технологик адаптация турында гына түгел, ә заманча цифрлы сервисларда һәм интеллектуаль системаларда татар телен тулы күләмдә куллану өчен шартлар тудыру турында бара.
Мәгариф, фән, медиа һәм көндәлек аралашуда яңа мөмкинлекләр ачыла: кулланучылар нейрочелтәргә татар телендә мөрәҗәгать итә алачак.
Киләчәктә бу тәҗрибә Россиядәге башка халыкларның телләренә дә таратылырга мөмкин.
#ясалма_интеллект #гигачат
TatSoft | @ipsanrt
Post #424
2.5K

- ❤ 8
- 👍 7
- 🔥 4
- ❤🔥 1