Гаҗәеп татар теле. Сүз тәртибе
Татар теле — тәртипле тел. Җөмләдә сүз тәртибенең үз кануннары бар: гадәттә, башта ия, ахырда хәбәр килә.
Шулай да бу — ташка суккан кагыйдә түгел. Сүзләрнең урынын алыштырып, җөмләнең төрле өлешенә басым ясап, мәгънә төсмере биреп була.
Математик яктан 4 сүздән барлыгы 24 төрле җөмлә төзеп була. Ләкин сөйләмдә аларның барысы да бер үк дәрәҗәдә табигый яңгырамаска мөмкин.
Алдагы сораштыруда☝️укучыларыбыз 12 җөмләнең барысын да мөмкин дип тапкан. Иң нык мөмкине 82% җыйса, азрак мөмкине 11% җыйган.
Менә тагын өч мисал:
Мин иртәгә Казанга китәм.
Иртәгә Казанга мин китәм.
Казанга мин иртәгә китәм.
Сүзләр бер үк, әмма мәгънә төсмере – төрле!
Сезнеңчә, аерма нәрсәдә? Фикерегезне комментта языгыз.
#гаҗәеп_татар_теле #сүз_тәртибе
TatSoft | @ipsanrt
Post #408
781
- ❤ 11
- 👍 4