TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.64K subscribers
Post #403 969
🧮 Бүген — Пи саны көне

π ≈ 3,141592653587923846...

Шушы сихри сан турында сезгә квиз әзерләдек. Җавапларны комментка языгыз 👇

1️⃣ Пи саны нәрсәне аңлата?

A) Әйләнә мәйданының радиуска нисбәтен
B) Әйләнә озынлыгының диаметрына нисбәтен
C) Радиусның диаметрга нисбәтен

2️⃣ Пи санын ничә ел элек белгәннәр?

А) 10 мең ел элек
В) 4 мең ел элек
С) 1 мең ел элек

3️⃣ Пи саны нинди сан?

A) Рациональ
B) Иррациональ
C) Табигый

4️⃣ Пи санының унарлы язылышы нинди?

A) Ахыры бар, ләкин кабатланмый
B) Ахыры юк һәм кабатланмый
C) Ахыры юк, ләкин кабатлана

5️⃣ Пи саны итеп якынча нинди вакланма еш кулланыла?

A) 3/2
B) 22/7
C) 7/3

6️⃣ Пи санының өтердән соң бүгенгә ничә цифры билгеле?

А) 127 триллион
В) 314 триллион
С) 538 триллион

7️⃣ Ни өчен Пи саны көне нәкъ 14 мартта билгеләнә?

A) Бу көнне π саны ачылган
B) Бу дата 3,14 санына туры килә
C) Бу математиклар конгрессы көне

8️⃣ Кайсы мәшһүр галим 14 мартта туган?

A) Исаак Ньютон
B) Альберт Эйнштейн
C) Галилео Галилей

#фәнни_календарь #пи_саны_көне #квиз

TatSoft | Каналга язылу
  • ❤ 8
  • 👍 4
More from @ipsanrt
  1. Oct 12, 2026🏅 Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге тотрыклылык өчен бирелде Альфред Нобель истәле…
  2. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  3. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  4. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  5. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  6. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →