TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.64K subscribers
Post #400 1.26K
Ясалма интеллект кешедән кешелеклерәкме?

🔤🔤 Ясалма интеллект (AI) тормышыбызга торган саен ныграк керә бара. Күпләр аны мәгълүмат чыганагы, хәтта киңәшче итеп куллана.

AI нигезендә яткан Зур тел модельләре (LLM) кешеләр язган текстларда өйрәтелә, шуңа күрә аларның җаваплары кешенеке кебек кайгыртучан һәм эмпатик булып тоела. Кайвакыт алар хәтта кешене дә уздырып җибәрә.

🧠 Пенсильвания (АКШ) һәм Торонто (Канада) университетлары галимнәре үткәргән тикшеренү ачыклаганча, кешеләр башка кешеләрдән ярдәм алуны өстен күрсә дә, Ясалма интеллект җавапларын эмпатикрак дип саный. Бу тикшеренү нәтиҗәләре Communications Psychology журналында басылып чыкты.

🔬 Алдарак үткәрелгән икенче бер тикшеренүдә Ясалма интеллектның медицина өлкәсендә җаваплары тикшерелгән иде. Медицина күзлегеннән караганда, алар табиб җавапларыннан сыйфатлырак һәм эмпатикрак булып чыккан.

❓Шулай да, катлаулы очракларда кешеләр кемгә мөрәҗәгать итә: кешегәме әллә Ясалма интеллекткамы?

Бу сорауга җавап эзләп галимнәр төрле төркемнәр катнашында дүрт тикшеренү үткәргән. Кешеләргә тормыштан алынган катлаулы реаль ситуацияләр тәкъдим ителгән.

🧑‍⚕️Барлык очракларда диярлек кешеләр реаль кешеләрдән ярдәм алуны өстенрәк күргән, әмма Ясалма интеллект җавапларын алар эмпатикрак дип тапкан.

Галимнәр фикеренчә, Ясалма интеллект белгечне алыштыра алмаса да, психик сәламәтлек өлкәсендә кешегә эмоциональ ярдәм күрсәтү өчен файдалы булырга мөмкин.

❓ Ә сез Ясалма интеллектны кулланасызмы? Нинди мәсьәләләрдә кулланасыз? Җавапларына ышанасызмы?

❓ Сез нинди Ясалма интеллект кулланасыз: ChatGPT, Claude, DeepSeek, Gemini, Grok? Сезнеңчә, татар телен кайсысы яхшырак аңлый?

Фикерләрегезне комментта языгыз.


#ясалма_интеллект

TatSoft | @ipsanrt
  • ❤ 7
  • 🤝 1
More from @ipsanrt
  1. Oct 12, 2026🏅 Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге тотрыклылык өчен бирелде Альфред Нобель истәле…
  2. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  3. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  4. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  5. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  6. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →