TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.64K subscribers
Post #386 1.78K
Гаҗәеп татар теле. Буран

Бигрәк тә буранлы кыш булды быел! Әйдәгез, “Гаҗәеп татар теле” шәлкемендә бүген БУРАН сүзен тикшерик.

Буран — татар теленең борынгы сүзләренең берсе; этимологик яктан гомумтөрки bor/bur тамырына барып тоташа һәм “көчле җил белән күтәрелгән кар өермәсе” мәгънәсен белдерә; тат. диал. бураган, ягъни "бурый-бурый ява торган кар" / Татар теленең этимологик сүзлеге


Бу сүз төрки телләрнең күбесендә сакланган: казакъча — býran, кыргызча — боорон, үзбәкчә — bo'ron.

Рус теленә дә ул төрки чыганактан кергән — буран.

Буран сүзе хәтта инглиз телендә дә кулланыла — buran.

🌪 Бураннар нинди була?

Татар телендә буран табигать күренешен генә түгел, ә аның көчен, юнәлешен, рәвешен тасвирлый торган атамалар системасына ия:

💨 Сырма буран — карны җирдән сырып, өермәләп алып баручы түбән буран.

💨 Җәяүле буран — кеше буйлы яки җиргә якын йөрүче, “аяк астында” котыручы буран.

💨 Сыерчык бураны — яз башындагы кыска вакытлы, кире кайткан салкын буран (сыерчыклар килү чоры белән бәйле).

💨 Акман-токман бураны — бик көчле, күз ачкысыз, дөньяны “ак томанга” күмүче буран.

💨 Сыргак буран — кар бөртекләре сызгырып, “сыргаклап” оча торган үткен җилле буран.

💨 Өермә буран — өермә ясап бөтерелүче буран.

💨 Карлы буран — тыгыз кар яву белән бергә баручы көчле җил.

💨 Себертмә буран — вак карны себереп йөртүче, көчле, ләкин явым-төшемсез буран.

💨 Сафура бураны — гаиләдә (яки башка бер коллективта) гадәттә хатын-кыз чыгара торган тавыш-гауга, ызгыш-җәнҗал турында әйтелә.

🌬 Ком бураны — җил белән күтәрелеп бөтерелгән тузан, ком өермәсе.

Кунмыйм дигәнне караңгы кундырыр, адашмыйм дигәнне буран адаштырыр / Татар халык мәкале


🌀 Ә сез тагын нинди бураннар беләсез? Буран турында нинди мәкальләр беләсез? Фикерегезне комментта языгыз.

#гаҗәеп_татар_теле #кызыклы_сүзләр

TatSoft | @ipsanrt
  • ❤ 9
  • 🔥 7
  • 👍 6
More from @ipsanrt
  1. Oct 12, 2026🏅 Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге тотрыклылык өчен бирелде Альфред Нобель истәле…
  2. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  3. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  4. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  5. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  6. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →