TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.63K subscribers
Post #354 1.67K
Галимнәр "супер акыл" ясауны туктатып торырга чакырды

800дән артык күренекле шәхес, шул исәптән ясалма интеллект (ЯИ) белгечләре "супер акыллы ЯИ" (superintelligent AI) ясау эшен вакытлыча туктатып торырга чакырды. Бу хакта алар ачык хат чыгарды.

✳️ Кемнәр имзалаган

Хатны имзалаучылар арасында "ЯИ аталары" саналган Джеффри Хинтон (Geoffrey Hinton), Йошуа Бенжио (Yoshua Bengio), шулай ук Apple ширкәтенә нигез салган Стив Возняк (Steve Wozniak) кебек танылган шәхесләр, галимнәр, сәясәтчеләр бар.

Хат авторлары язуынча, ясалма интеллект сәламәтлек саклау һәм муллыкка ирешүдә моңарчы күрелмәгән мөмкинлекләр ача. Шул ук вакытта, адәми затны барлык когнитив өлкәләрдә узып китәрдәй супер акыл булдыру омтылышы җитди борчылу тудыра, ди алар.

✳️ Нәрсә борчый

Хат авторлары фикеренчә, мондый системаларны ясар алдыннан, башта алар имин һәм аларны контрольдә тотып була дигән фәнни консенсус булырга тиеш. Икенчедән, аларны киң җәмәгатьчелек хупларга тиеш. Шушы ике шарт үтәлми торып, супер акыл ясауны әлегә тыярга кирәк, ди алар.

Бу супер акыл нинди куркыныч тудыра дисәгез, алар шулкадәр күп эш урыннарын алып бетерәчәк ки, нәтиҗәдә кешеләргә ихтыяҗ калмаячак диелә. Бу исә ирек, гражданлык хокуклары, абруй һәм контроль дигән әйберләрнең юкка чыгуына китерә ала. Авторлар хәтта кешелекнең ихтимал үлеме турында кисәтә.

✳️ Кемнәр шөгыльләнә

С
упер акыл ясау хыялы белән мавыккан ширкәтләрнең берсе - OpenAI. 2022 елда ул ChatGPT ясап чыгарды. Ширкәт башлыгы Сэм Альтман (Sam Altman) супер акыл 2030 елга барлыкка киләчәк дип фаразлый. Ул вакытка икътисадта эшләрнең 40%ты ЯИ ярдәмендә башкарылачак, ди ул.

Супер акыл ясау белән Meta ширкәте дә шөгыльләнә. Ширкәт башлыгы Марк Цукерберг (Mark Zuckerberg) белдергәнчә, бу эш инде ахырына якынлаша, әзер булгач, ул кешеләрнең "мөмкинлекләрен киңәйтәчәк".

✳️ Халык ни уйлый

Ачык хатны инде 52 меңнән артык кеше имзалаган, бу сан арта бара. Хатта күптән түгел АКШта үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре дә китерелә. Җавап бирүчеләрнең 5% ясалма интеллектны тиз һәм контрольсез үстерү яклы. 64% чамасы супер акылның имин һәм контрольдә булуы расланмый торып, аны ясауны тыярга кирәк дип саный. 73%тан артыгы бу өлкәне катгый контрольгә алырга чакыра.

❓Ә сез ничек уйлыйсыз? Супер акыллы ясалма интеллект кешелеккә куркыныч тудырамы? Аны тыярга кирәкме?
Фикерегезне безнең
сораштыруда һәм комментта әйтегез!

TechSpot сурәте (сулдан 1нче: Стив Возня
к, 2нче: Джеффри Хинтон)

#ясалма_интеллект #супер_акыл

TatSoft | @ipsanrt
  • ❤ 5
  • 🤔 1
More from @ipsanrt
  1. Oct 12, 2026🏅 Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге тотрыклылык өчен бирелде Альфред Нобель истәле…
  2. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  3. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  4. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  5. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  6. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →