Миңнеханов еллык юлламасында фән һәм ясалма интеллект мәсьәләләрен дә телгә алды
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов җомга көнне еллык юллама чыгышын ясады. Әлеге документ узганга анализ ясау һәм киләчәккә максатлар билгеләү буларак кабул ителә. Без анда фән һәм ясалма интеллект белән бәйле урыннарны барладык.
❇️ Миңнеханов үзенең чыгышында республикада кадрлар әзерләү мәсьәләсенә тукталып, бу эштә фәнни оешмаларның әһәмиятенә аеруча басым ясады.
❇️ Ул хөкүмәткә Фәннәр академиясе, югары уку йортлары һәм оешмалар белән бергәләп очкычлар, боралаклар, автомобильләр төзү, радиоэлектроника, яңа материаллар һәм химия, авыл хуҗалыгы, медицина кебек приоритет юнәлешләрдә компетенция үзәкләре төзү өчен илкүләм проектларда актив катнашу, шулай ук, пилотсыз технологияләр, ясалма интеллект һәм биотехнологияләр өлкәсендә яңа тикшеренү юнәлешләре булдыру, бу фәннәрне белем бирү программаларының барлык баскычларына кертү эшен йөкләде.
❇️ Кадрларга кытлык шартларына карамастан, рәис җитештерүне арттыру максатын куйды. Аның сүзләренчә, моның өчен федераль һәм республика проектларында, ярдәм чараларында мөмкин булганча күбрәк катнашырга, сәнәгать оешмаларында ясалма интеллект һәм робот техникасы элементларын кертергә кирәк. 2030 елга республикада сәнәгать роботларының саны 4 тапкырга артырга тиеш диде ул.
❇️ Дигитал технологияләрне үстерү юнәлешенә тукталып, Миңнеханов "ГосПромпт" дип аталган ясалма интеллект платформасы эшли башлау мисалын китерде. Укытучыларга көндәлек мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк интеллектуаль система эшли башлаячагын әйтте.
❇️ Чыгышының ахырында ул Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан киләсе елны татар дөньясында Тукай елы дип игълан итү тәкъдимен хуплады. Гомумән алганда, татар халкының милли үзаңын саклау, шул исәптән дигитал мохиттә дә, аның милли кодын таныту өчен киләчәктә дә бергәләп тырышлык куярга кирәк диде. Республика хөкүмәтенә Фәннәр академиясе белән берлектә Татар халкының милли үзаңын саклау программасына, аны танытуга тагын да зуррак игътибар биреп, тиешле үзгәрешләр кертүне йөкләде.
Фото: tatarstan.ru
#ясалма_интеллект
TatSoft | @ipsanrt
Post #348
1.46K


- 👍 10
- ❤ 3
- ❤🔥 1