⚡️Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге инновациягә нигезләнгән икътисади үсешне аңлаткан өчен бирелде
Альфред Нобель истәлегенә булдырылган бу бүләккә быел Джоэл Мокир (АКШ), Филипп Агион (Франция) һәм Питер Хоуит (АКШ) лаек дип табылды.
Швеция фәннәр академиясе белдерүендә әйтелгәнчә, бүләкнең яртысы технологик прогресс шартларында тотрыклы үсеш сәбәпләрен аңлаткан өчен Мокирга, икенче яртысы — "иҗади җимерелү" дип аталган күренешнең математик моделенә нигез салган өчен Агион белән Хоуитка бирелә. Әлеге модель базарга яңа продукт чыккан мизгелне тасвирлый, ул вакытта иске продукт ясаучы компанияләр зыян күрә.
▪️2024 елда икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге АКШ галимнәре Дарон Аҗемоглу, Саймон Джонсон һәм Джеймс Робинсонга “институтларның формалашуын һәм икътисади үсешкә йогынтысын тикшергән өчен” бирелде.
▪️Икътисад фәннәре өлкәсендә бүләкне Швеция дәүләт банкы Альфред Нобель истәлегенә 1968 елда оештырды. Җиңүчене Швеция фәннәр академиясе билгели.
▪️Икътисад фәннәре өлкәсендәге бүләк Нобель атнасын тәмамлый. Бүләкләр Альфред Нобель үлгән көнне – 10 декабрьдә тапшырылачак.
#Нобель_бүләге
TatSoft | @ipsanrt
Post #347
1.25K

- ❤🔥 2
- ❤ 2
- 🥰 2
- 😱 1