TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.63K subscribers
Post #343 1.09K
⚡️Химия өлкәсендә Нобель бүләге металл-органик каркаслар эшләп чыгару өчен бирелде

Бүләккә Сусуму Китагава (Япония), Ричард Робсон (Австралия) һәм Омар Яги (АКШ) лаек дип табылды.

Швеция фәннәр академиясе белдерүендә әйтелгәнчә, бүләк аларга "металл-органик каркаслар эшләп чыгару өчен" бирелә.

Галимнәр молекуляр архитектураның яңа төрен эшләп чыгарган. Алар төзегән корылмалар – металл-органик каркаслар – молекулалар иркен кереп-чыга ала торган зур куышлыклардан тора. Аларны чүл һавасыннан су җыю, судагы пычрак матдәләрне чыгару, күмер газын тоту һәм водород саклау өчен кулланып була, диелә белдерүдә.


▪️2024 елда химия өлкәсендә Нобель бүләге АКШ галиме Дэвид Бейкер, Британия галимнәре Демис Һассабис һәм Джон Джамперга “ясалма интеллект ярдәмендә аксымнар структурасын фаразлау һәм аларны ясау технологиясе өчен” бирелгән иде.

▪️Кичә физика өлкәсендә Нобель бүләге АКШ галимнәре Джон Кларк, Мишель Деворет һәм Джон Мартиниска квант механикасында ясаган ачышлары өчен бирелде.

▪️Дүшәмбедә физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге АКШ галимәсе Мэри Брунков, АКШ галиме Фред Рамсделл һәм япон галиме Шимон Сакагучига иммунитетка кагылышлы ачышлары өчен бирелде.

#Нобель_бүләге

TatSoft | @ipsanrt
  • 🔥 4
  • 👏 2
  • ❤ 1
  • ❤‍🔥 1
More from @ipsanrt
  1. Oct 12, 2026🏅 Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге тотрыклылык өчен бирелде Альфред Нобель истәле…
  2. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  3. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  4. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  5. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  6. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →