Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы бүләк саналган Нобель премиясе ияләре игълан ителәчәк.
6 октябрь – Физиология һәм медицина өлкәсендә
7 октябрь – Физика өлкәсендә
8 октябрь – Химия өлкәсендә
9 октябрь – Әдәбият өлкәсендә
10 октябрь – Тынычлык премиясе
13 октябрь – Икътисад өлкәсендә
Без дә бу вакыйгадан читтә калмаска булдык. Бүген Нобель премиясе турында берничә кызыклы факт тәкъдим итәбез.
🧔🏽♂️ Бүләкне кем булдырган?
Нобель премиясен швед уйлап табучысы Альфред Нобель (1833–1896) васыяте нигезендә бирә башлаганнар. Ул динамит уйлап табучы булган, ләкин үзе бу ачышның сугышларда кулланылуына борчылган һәм мирасын фән һәм тынычлыкка хезмәт итүче кешеләрне бүләкләүгә дип язып калдырган.
🥇 Бүләк кайчаннан бирле бирелә?
Нобель премиясе беренче тапкыр 1901 елда бирелгән. Шул вакыттан бирле ул дөньяның иң абруйлы бүләге булып кала.
6️⃣ Бүләк кайсы өлкәләрдә бирелә?
Нобель васыятендә башта 5 юнәлеш булган: физика, химия, физиология белән медицина, әдәбият һәм тынычлык өчен. 1968 елда Швеция банкы иганәсе белән алтынчы юнәлеш өстәлгән – икътисад өлкәсе.
🏛 Җиңүчене кем билгели?
▪️Физика – Швеция фәннәр академиясе
▪️Химия – Швеция фәннәр академиясе
▪️Икътисад – Швеция фәннәр академиясе
▪️Физиология һәм медицина – Каролин институты (Karolinska Institutet)
▪️Әдәбият – Швеция академиясе (Svenska Akademien)
▪️Тынычлык – Нобель комитеты (Норвегия парламенты каршында)
🇸🇪🇳🇴 Бүләк кайда бирелә?
Бүләкләрнең бишесе Швеция башкаласы Стокһольмда бирелә, Тынычлык премиясе – Норвегия башкаласы Ослода. Бу тарихи сәбәпләргә бәйле: Нобель чорында Швеция һәм Норвегия бер ил булган.
💁♂️ Бүләкне алучылар арасында математиклар бармы?
Нобель үзенең васыятенә математика фәнен кертмәгән, шулай да, бүләк алучылар арасында математиклар да бар, алар аны башка юнәлешләрдә алган. Мисал өчен: Бертран Рассел (1950, әдәбият), Макс Борн (1954, физика), Джон Форбс Нэш (1994, икътисад), Клайв Гренджер (2003, икътисад).
💁♂️ Бүләкне алучылар арасында нейрочелтәр белгечләре бармы?
Бар. 2024 елда физика өлкәсендәге бүләк АКШ галиме Джон Һопфилд һәм Канада галиме Джеффри Һинтонга “ясалма нейрочелтәрләр ярдәмендә машиналы өйрәнү үткәрергә мөмкинлек биргән фундаменталь ачышлар өчен" бирелде.
💰 Бүләкнең акчалата күләме күпме?
Нобель бүләгенең акчалата күләме – 11 млн швед кроны. Хәзерге курс белән бу бер миллионнан артык АКШ доллары.
#Нобель_бүләге
TatSoft | @ipsanrt
